|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.01.2023 Әдәбият
Балык Бистәсе районы Юлсубино (Балтач) авылында Равил Фәйзуллин салон-музее ачылышыннан ФОТОрепортажБүген Балык Бистәсе районы Юлсубино (Балтач) авылында Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин салон-музее ачылды. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, ул мәктәп бинасында урнашкан. “Әлеге музей минем иҗатны гына түгел, шушы район җирлегеннән чыгып, татар дөньясында киң танылу алган әдәбият-сәнгать әһелләренең иҗатларын да колачлаячак, - дип уртаклашкан иде Равил абый “Матбугат.ру” хәбәрчесе белән. Сүз уңаеннан, Юлсубино авылы мәктәбе инде 20 ел Равил Фәйзуллин исемен йөртә. Яңа ачылган салон-музейда төрле чаралар үткәрелер дип көтелә. Алар әдәбиятка якынаерга, туган ягың белән горурланырга тагын бер сәбәп булыр.
--- |
Иң күп укылган
|