|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.01.2023 Мәдәният
Казанда Нәҗип Җиһанов белән бәйле кинохроника тәкъдим ителәчәк15 гыйнварда 12.00 - 15.00 сәгатьтә композитор, Казан дәүләт консерваториясенә нигез салучы, аның беренче ректоры, Татарстан Композиторлар берлегенең беренче рәисе Нәҗип Җиһановның 112 еллыгы уңаеннан Татарстан милли музеенда искә алу чарасы була. «Нәҗип Җиһанов татар музыка культурасына зур өлеш керткән шәхес. Традиция буена, аның туган көнендә Татарстан Милли музеенда композиторга багышланган чаралар үткәрелә. Бу көнне музейның конференция залында Нәҗип Җиһановның әсәрләрен музыкантлар башкарачак», - дип белдергoy «Татар-информ» хәбәрчесенә музей мөдире Алексей Егоров. Аның әйтүенчә, музей кунакларына 1960 елларда төшерелгән кинохроника да тәкъдим ителәчәк. «Видеоязмада Нәҗип Җиһановны күреп, аның тавышын ишетеп булачак. Шулай ук, фондлардан композитор белән бәйле уникаль экспонатлар күрсәтеләчәк», - диде ул. Искә алу чарасын Татарстан Милли музее, Нәҗип Җиһанов исемендәге музей-фатир филиалы белән берлектә оештыра.
--- |
Иң күп укылган
|