|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.01.2023 Җәмгыять
Казан урамнарының берсенә фаҗигадә һәлак булган депутат Айрат Хәйруллин исеме биреләчәкКазанда Идел буе районындагы 2 нче Газ урамы атамасын 2020 елда фаҗигале төстә һәлак булган Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин хөрмәтенә үзгәртү турында билгеле булды. Бу хакта Казан хакимиятендә карар кабул ителгән. "Казан шәһәренең Идел буе районындагы 2 нче газ урамының атамасын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Айрат Нәҗип улы Хәйруллин хөрмәтенә үзгәртергә һәм алга таба "Айрат Хәйруллин урамы – улица Айрата Хайруллина" дип атарга", – диелә документта.
Исегезгә төшерәбез, Айрат Хәйруллин 2020 елның 7 февралендә Матюшино янында вертолет белән авиаһәлакәткә очрап вафат булды. Аңа нибары 49 яшь иде.
Вертолет пилотын Җәүдәт Сөләймановны һава транспорты хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуда гаепләп хөкем иттеләр. Аны ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|