поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Июль
  • Әбри Хәбриев - шоумен
  • Фәйрүзә Мөслимова (1954-2021) - шагыйрә
  • Гөлнара Сәмитова-Галкина - спортчы
  • Раушания Галиуллина - актриса
  • Марат Бариев - дәүләт эшлеклесе
  • Рәкыйп Хәмитов - көрәшче
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
Архив
 
12.01.2023 Ир белән хатын

Ике ел көрәшеп, ире урлаган баласын алып кайткан

Туймазы кызы Абхазиядәге улы өчен ике елга якын көрәшкән. Алия Имелгуҗина Ярослав белән социаль челтәрләрдә таныша. Егет кыздан 11 яшькә кечерәк булса да алар тиз арада уртак тел таба. Отпуск вакытларында Ярослав Туймазыга килеп йөри.

Бераздан алар өйләнешә. Әмма озак кына балалары булмый. Икенче тапкыр ЭКО ясаткач кына, хатын балага уза.
 
Уллары Туймазыда туа. Бераздан Ярослав хатынын Абхазиягә китәргә үгетли башлый. Анда күчкәч, ире начар холкын күрсәтә. Ул еш кына тавыш куптара, еш эчә. Инде хатынын өйгә бикләп куйгач, Алия бер көнне, иренең апасын алдап, капка ачкычларын алып, чыгып кача ала.
 
Туганнары белән кире ире янына килсә дә, баланы ала алмый. Бу хәл 2021 елда була.
 
Алиянең абыйсы Фәнур Имелгуҗин сүзләренә караганда, Сухуми шәһәр суды һәм Абхазия Югары судының 2022 елның 6 сентябрендәге карары буенча, Алиянең улы Башкортстанда яшәргә тиеш була, әмма баланың әтисе суд карарын үтәми һәм хәтта приставларга гариза яза.
 
"Агымдагы елның 8 гыйнварында Алия көндез төшке аш вакытында бала белән йөреп керегә дип килде, ләкин элекке ире аңа улы белән йөрүне тыеп, аны читкә этәреп җибәрде. Мин аны куеныма ныклап кыстым һәм тотып тордым, шул ук вакытта ул минем башка суккалады, ләкин мин аны тотып калдым. Алия бу вакытта баланы машинага утыртып алып китте. Без очраштык, һәм кайтыр юлга чыктык", - ди Фәнүр.
 
Аның сүзләренчә, аларны чик сакчылары тоткарлаган, тик адвокат җәлеп иткәннән соң, иреккә чыгарганнар.
 
"Алиянең элекке ире монда килергә һәм баланы урларга тырышырга мөмкин. Аннан барысын да көтәргә була", - дип ассызыклады Имелгуҗин.
 
Хәзер алар баланы ана рөхсәтеннән башка илдән алып чыгуны тыю өчен миграция хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә ниятли.
Автор:Резида Валитова

---
Матбугат.ру
№ --- | 12.01.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы