поиск новостей
  • 02.03 «Ай, былбылым!» Тинчурин театры, 12:00 һәм 17:00
  • 03.03 "Ромео һәм Джульетта" Кариев театры, 18:30
  • 03.03 "Полиционер", Тинчурин театры, 17:00
  • 05.03 "Кияү урлау", Тинчурин театры, 18:30
  • 06.03 "Матурлык" Кариев театры, 18:30
  • 06.03 "Мәхәббәт баскычы", Тинчурин театры, 18:30
  • 07.03 "Алай түгел, болай ул" Тинчурин театры, 18:30
  • 08.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 12:00 һәм 18:00
  • 08.03 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 17:00
  • 09.03 "Ханума" Кариев театры, 18:00
  • 09.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 10.03 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18:00
  • 10.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.03 "Аферист" Тинчурин театры, 18:30
  • 13.03 "Сәлам,Актәпи" Кариев театры, 13:00
  • 13.03 "Гомер буе сине көтәм" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.03 "Муса.Моабит" Кариев театры,13:00
  • 14.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.03 "Җырлып яшик!", Кариев театры,18:00
  • 15.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 02 Март
  • Нәҗибә Сафина - шагыйрә
  • Гафур Каюмов (1959-2018) - режиссер
  • Әмирхан Еники (1909-2000) - язучы
  • Дәрҗия Аппакова (1898-1948) - язучы
  • Әсхәт Галимҗанов (1936-2016) - хәйрияче
  • Айрат Хаметов - биюче
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
  • Сдам комнату в общежитии в Казани по улице Хлебозаводская д 6 , порядочной, чистоплотной девушке. 89033060513
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Сдам комнату порядочной, чистоплотной девушке по улице Хлебозаводская д6.общежитие.89033060513
Архив
 
11.01.2023 Фаҗига

«Яныннан күпме машина узып киткән, үлеп ятканда ярдәм итүче табылмаган»

Раштуа бәйрәме алдыннан Самара янында юл-транспорт һәлакәтеннән соң машинада кысылып калган егет туңып үлгән. Узган елның сентябрендә Илдар Хәйруллин 20 яшьлеген билгеләп үткән.

Илдар Хәйруллин узган елның сентябрендә үзенең 20 яшьлеген билгеләп үткән. Самара өлкәсенең Подстепки авылы егете Тольяттиның сервис технологияләре һәм эшмәкәрлек көллиятендә белем алган. Гаиләсе генә түгел, укытучылары да егеткә зур өметләр баглаган.
 
Әмма планнары гына тормышка ашмый кала, егетне Тольятти янындагы трассада үле килеш тапканнар. Илдар юл-транспорт һәлакәтеннән соң автомобиленнән чыга алмыйча туңып үлгән. 
 
8 гыйнварда, якшәмбе көнне, «ЛизаАлерт» эзләү отряды төркемендә Ставрополь районының Подстепки авылында яшәгән 20 яшьлек егетнең югалуы турында мәгълүмат пәйда була. Волонтерлар мәгълүматларына караганда, Илдар Хәйруллин алдагы көнне үзенең ак төстәге «Мазда 6» автомобиленә утырып чыгып киткән һәм шул вакыттан бирле туганнары белән элемтәгә чыгудан туктаган.
 
«ЛизаАлерт» волонтерлары, Илдарның туганнары һәм битараф булмаган кешеләр эзләүгә кушылган. Ләкин егетне тиз генә таба алмыйлар. Бер тәүлектән соң социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә Илдар табылган дигән мәгълүмат пәйда була, тик, кызганычка каршы, ул һәлак булган икән.
 
«ЛизаАлерт» эзләү отряды иреклеләре бу хәлнең нечкәлекләрен сөйләп тормый, Самара өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгында да әлеге фаҗигагә аңлатма бирмәделәр. Әмма үлгән егетнең туганнары егетнең серле үлеменә кагылышлы кайбер нечкәлекләрне сөйләп үтте. 
 
Юл-транспорт һәлакәтеннән соң машинасында туңып үлгән
 
Туганнары сөйләвенчә, Илдар машинасында үле килеш табылган. Күрәсең, Приморский бистәсендә текә борылышта егет машина белән идарә итүне югалта һәм юл читенә әйләнеп каплана. Шофер үз машинасыннан мөстәкыйль рәвештә чыга алмыйча кысылып калган.
 
— Трассадан ак төстәге машина күренмәгән, шуңа күрә беркем дә Илдарга ярдәм итмәгән. Ул туңып үлгән, - дип сөйли Хәйруллин гаиләсенең танышлары.
 
Илдарның туганы «КП-Самара» журналистына 2023 елның 10 гыйнварында җеназа булачагын сөйләде. Егетнең әти-әнисе бу хәлгә ышанмый, алар бик авыр хәлдә. Илдарның энесе бар, ул аның үлемен дә бик авыр кичерә.
 
—  Тыныч йокла, туганым! Сине саклап кала алмадык. Гафу ит, - дип язган Илдарның энесе һәм шунда ук абыйсының фотосын урнаштырган.
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 11.01.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»