|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.01.2023 Җәмгыять
Бөек Ватан сугышы ветераннарына ел саен 75 мең сум акча түләргә тәкъдим ителдеЛДПР Дәүләт Думасына Бөек Ватан сугышында катнашучыларга Җиңү көненә ел саен 75 мең сум түләргә тәкъдим итүче закон проекты кертте. Тиешле закон проекты Думаның электрон базасында урнаштырылды. Бу хакта РИА Новости яза, дип белдерде Татар-информ. «Закон проектында Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңү көненә 75 мең сум күләмендә ел саен акчалата түләү бирүне күздә тота торган үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә», - дип күрсәтелә.
Ярдәм чарасын Бөек Ватан сугышы инвалидларына, "Блокадалы Ленинградта яшәүче" билгесе белән бүләкләнүчеләргә, "Севастопольдә яшәүче" билгесе белән бүләкләнүчеләргә, шулай ук Бөек Ватан сугышы чорында һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннарына бирү тәкъдим ителә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|