поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.03.2011 Дин

Ахырзаманда иманлы кешеләр калмас

Кемгә ничектер, шәхсән минем үземә яшь муллалар ошый. Кайберәүләр Коръән ашына, балага исем кушу йә булмаса дини мәҗлесләргә укучы кеше итеп бабай, ягъни өлкән яшьтәгеләрне чакыра. Тормыш тәҗрибәсе күбрәк, вәгазь сөйләгәндә үтемлерәк, дип уйлый торганнардыр, күрәсең.

Моннан ун еллар элек “Казан” радиосында һәр җомга көнне дини вәгазьләр оештырыла иде. Студиягә килеп дин әһелләре радио тыңлаучыларга үгет-нәсихәт җиткергәне истә калган. Ул дин әһелләре арасында әле яңа гына малайлыктан чыгып килүче Рөстәм Зиннуров белән Алмаз Мөхлисов та бар иде. Аларның тыңлаучыдан килгән һәрбер сорауга ипле һәм тирән итеп җавап биргәннәре әле бүген дә хәтердә. Бу егетләр - Мөхәммәдия мәдрәсәсенең беренче чыгарылыш шәкертләре, яшь булуларына да карамастан, чит илләрдә гыйлем эстәп кайткан дин белгечләре.

 

Алмаз Мөхлисов хәзерге вакытта “Казан нуры” мәчете имам-хатыйбы. Бу мәчеткә йөрүчеләр аны гел уңай яктан гына телгә ала.

 

- Алмаз хәзрәт, дин юлына шәхсән үзегез ничегрәк килдегез?

 

- Авылда әти-әниләр бөтен шартларын китереп дин тотмасалар да, Корьән мәҗлесләре җыя торган иделәр (мин Яңа Чишмә районы, Чаллы башы авылыннан). Кечкенәдән күңелгә иман нуры сала килделәр. Ашагач дога кылырга күндерделәр, дин йолаларына битараф түгел идек. 1990 елларда Төркиягә җибәрергә төркем җыя башладылар. Дини сабак алу мөмкинлеген файдаланмый калу зур гөнаһ булыр иде һәм 1993 елның март ахырларында авыл мәктәбеннән Төркиягә китеп бардык. Бу гамәлне Диния Нәзарәте башлыгы Тәлгат Таҗетдин оештырган иде. Россиядән ул вакытта һәммәсе 120 кеше бардык. Алты ай дәвамында исламны төптән өйрәнергә насыйп булды.

 

- Заманында яшь муллаларга бабайларыбыз шик белән карый иде әле. Татарстанга кайткач та колач җәеп каршы алмаганнардыр...

 

- Алланың рәхмәте белән безнең кайтышка Мөхәммәдия мәдрәсәсе ачылган иде. Төркиядән кайткан көнне диярлек анда барып имтиханнар тапшырдык. Шулай итеп, Аллаһының рәхмәте белән безнең бәхеткә ачылган Мөхәммәдия мәдрәсәсендә белем ала башладык. Ул вакытта мәдрәсәнең үз бинасы да юк иде әле. Үземә унбиш яшь. 1998-1999 елларда төрле мәчетләргә практикага озата башладылар. Шул практикага киткән җирдә күбебез Казан мәчетләрендә төпләнеп тә калдык. Миңа Мәрҗани мәчетенә эләгү насыйп булды. Анда Габделхак хәзрәт Саматов белән эшләргә, Аллага шөкер, күпкә һәм бик күпкә җиңел булды. Мәдрәсәдән чыккач, тормышның башка төрлерәк икәне аңлашылды. Габделхак хәзрәт тыйнаклыгы, сабырлыгы белән үзенә ихтирам тудырды. Төрле бабайлар була инде ул. Без мәйданга килгәндә бабайлар “йомшарган” иде. Ә менә безгә кадәр 3-4 ел элек килгән яшь дин эшлекләренә бик кыен булганлыгы мәгълүм. Plaukų šalinimas lazeriu Vilniuje gera kaina Depiliacija Estetikos Centras „Oblaka“ Без исә, Аллага шөкер, уртак фикергә килеп эшләдек.

 

- Алмаз хәзрәт, 2012 елда ахырзаман була дип куркыталар бит әле...

 

- Дини яктан караганда шундый хәдис бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.с) янына Җабраил фәрештә кеше сүрәтендә килеп сораулар бирә. Ул сораулар арасында ахырзаман, дөнья бетү турында да әйт әле, дигәне була. Пәйгамбәребез җавабында: “Соралучы сораучыга караганда күп белми”, - ди. Иң зиһенле пәйгамбәребез дә бу сорауга җавапны белмәгәнне, без гади кешеләр каян белә алабыз соң? Ялгышмасам, 2000 елны да дөнья бетә дип көтүчеләр булды. Аллага шөкер 2011гә аяк бастык, дөнья әле дәвам итә. 2012 елдан соң да дәвам итәр Инша Алла. Хәдистә болай диелә: “Алайса, билгеләрен әйт, дигәч, - Пәйгамбәребез әйтә: әни кешедән туачак хуҗабикә һәм ялан аяк, ялан өс булган кешеләр биек-биек йортлар төзүдә ярышачак”. Бер уйлап карасаң, бүгенге көндә хуҗабикә дигәндә, балаларның әти-әнигә хуҗа булып йөрүләре хакында сыман бу сүзләр. Пәйгамбәрләребез заманында әти-әнидән өстен булу күренеше күзәтелмәгән. Биек йортлар салуның гөнаһысы юк аның. Кайчандыр чүлдә көтү көтеп йөргән гарәпләр дөньядагы иң бөек бинаны төзеделәр. “Кыямәт көнендә иманлы кешеләр калмас. Аз гына җил чыкса, да аны очыртып алып китәчәк” дигән билге дә бар. Ә хәзер күреп торасыз: иманлы кешеләребез шактый күп, Аллага шөкер, динебез күтәрелә, үсә бара. Безгә мөселман кешесенә дөнья беткәнне түгел, “бу дөньядан китсәм, кыямәтем башлана”, дип уйлау дөресрәк. Дөньядан киткәч, Аллаһ каршына ничек барырмын дип уйларга кирәк. Ә бу мизгел теләсә кайсы секундта килергә мөмкин.

 

- Мәчетләрдә вәгазьләр рус телендә алып барыла, дип уфтаналар. Моңа Сезнең карашыгыз ничек?

 

- Монда ике якны да аңларга мөмкин. Исламда милләт юк, безне дин берләштерә, диючеләр бар. Нинди кыяфәттә, нинди генә телдә аралашсак та, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына ышанабыз, инанабыз. Дини мәгълүматны без теләсә нинди телдә җиткерергә тиеш! Корьәндә дә Раббыбыз адәм балаларын төрле-төрле халыклар итеп яраттым, ди. Бер-беребездән үрнәк алу, ярышу өчен. Әгәр дә җир шарында гел татарлар гына яисә руслар гына яшәсә, кызыгы булмас иде. Хәзер мәчеткә яшьләр дә күп йөри, аларның күбесе татар телен белми. Татар телендә генә сөйләсәк, алар аңламаска мөмкиннәр. Ә инде гел русчага гына күчсәк, татар теле юкка чыгарга мөмкин. Милләтәшебез бит саф татар телендә генә сөйләүче мәчеткә милли утрауга барган кебек рәхәтләнеп татарча сөйләшергә дип килә, ял итеп китә. Андыйларны мәчеттә “Здравствуйте!”, дип каршы алсак, татар җанлы мөселманнарга тагы да авыррак булачак. Без дини тәрбияне, рухани мәгълүматны аңга кертергә тиеш. Махсус мәчетләрдә вәгазьне фәкать русча гына алып барырга да кирәктер. Казанда мондый юнәлешкә дә ихтыяҗ бар.

 

- Мәчетләребездә әзербәйҗан, үзбәк халкы тулды, диләр...

 

- Безнең “Казан нуры” мәчетенә дә җомга намазына бик күп төрле милләт вәкилләре килә. Вәгазъләрне татар телендә алып барсак та, сабыр гына тыңлап утыралар. Күбесе аңламый да инде.Үзебезнең абыйлар, егетләр азрак күренә. Татар нәрсәдер эзләнә, нәрсәдер көтә. Ә читтән килгәннәр динирәк, иманнары безнекеләргә караганда ныграк. Ә бит әвәл заманнарда бабайларыбыз кайда гына төпләнергә уйлаганда, беренче эш итеп мәчет торгызган. Кызганыч, бүгенге көндә бу күркәм сыйфатны югалта барабыз. Читтән килгәннәрне, бу - безнең мәчет, дип куып чыгарып булмый. Татарның үзенә активрак булырга кирәк!

 

- Авылларыбызда мәчетләр ачыла, тик анда йөрүчеләр аз. Моның сәбәпләре иман какшаумы әллә имамнарыбызның тиешле дәрәҗәдә эшли алмауларымы?

 

- Чыннан да, күп мәчетләр йозак астында. Бу - бик куркыныч әйбер. Моның сәбәпләре төрле. Беренчедән, халкыбыз динне кыскан елларны качып булса да намаз укыган, уразасын тоткан, мәчетләребез булса иде, дип хыялланганнар. Хәзер барысы да — китабы да, мәчете дә бар. Вакытлары юк дип тә әйтеп булмый. Ләкин һаман нидәндер зарланабыз. Моның сәбәбе - теге буын бетте, яңасы - урта (бик куркыныч буын), диннән биздерелгән буын мәйданга чыкты. Мәчеткә имам, җитәкче кирәк, әлбәттә. Җитәкче булса, оештыра алса, кеше йөрер иде. Ләкин аны халык үзе дә теләргә тиеш. Мәдрәсә бетереп киләләр, аларны ул авылларда көтмиләр дә. Мәчеткә кеше китереп карый, аны тынламыйлар, уйламыйлар да. Аннары мәтди як - сәбәпне дә истән чыгармаска кирәк. Авыллардан яшь, белемле мулла сорап мөрәҗәгать итәләр. Таләпләр куялар, ләкин мулла да бит фәрештә түгел. Аңарга да ашарга, торырга урын кирәк. Гаиләсен тәэмин итәргә акча да кирәк. Боларны сорый башласаң, «О-о -о! Сез әллә ниләр сорый башладыгыз, без аны кайдан табыйк», - дип уфтана башлыйлар. Ә бит беркемнең дә үз баласын авылда калдырасы килми, шәһәргә җибәрү ягын карый. Монда ике яктан да чыгып эш итәргә, муллаларга да тырышырга, ныграк иҗтиһат кылырга кирәк! Элек-электән, әйтик,сәхабәләргә карасак та, алар явызларны да дингә каратканнар, Болгарга кадәр дин таратырга килеп җиткәннәр. Халык үзе дә муллаларны тәэмин итеп торырга тиеш. Революциягә хәтле халык муллаларны караган, хөрмәт иткән, тәрбияләп торган. Әлбәттә, муллаларның да төрлесе булган, ихлассызраклары да очраган, ләкин күбесе инсафлы, тәкъва, итәгатьле булган. Мулла авылдагы барлык эшләрне дә үзе башкарган, милиция эшен дә, кирәк булса табиб вазифасын да башкарган, метриканы да ул алып барган.

 

- Казаныбызның яшь муллалары татар мәдәнияты белән кызыксынамы? Әйтик, Камал театры сәхнәсендә баручы спектакльләрдән дин әһелләре канәгатьме? Муллалар тормышына кагылышлы әсәрләр сәхнәләштерелгәндә, режиссерлар руханилар белән элемтәгә керәме икән?

 

- Бүгенге көндә муллалар - мәдәният кешеләре, ә мәдәният кешеләре муллалар белән аралашмый. Әгәр дә без бергә кушылыбрак эшләсәк, күпкә-күпкә файда китерелер иде. Театрларны гына карасак та, алар ярдәмендә диннән биздереп тә, кире дингә каратып та була. “Курчак туе” спектаклен генә алыйк, андагы кайбер эпизодларны башка төрлерәк тә күрсәтеп булыр иде. Безнең театрларыбызда әле һаман диннән көлебрәк куелган әсәрләр бара. Әлбәттә, диннән 70-90 ел көләләр инде, ә бит динне, мөселманнарны яклый торган әсәрләр кирәк. Заманында «Зөләйха» спектакле бара иде. Монда һәркем: “Мин дә мөселман бит!”, - дип шатланып-горурланып карап утыра иде. Алар, әлбәттә, без диннән түгел, начар муллалардан көләбез, дип акланалар инде. Бүгенге көндә безгә абруйлы кешеләр кирәк. Алар да үз артларыннан ияртә алырлык булсын. Татар халкының бер үзенчәлеге бар инде аның, без буйсынырга, берләшергә теләмибез. Башкаларның иң беренче начар якларын күреп алабыз. Ә начар ягын түгел, уңай якларына әһәмият күбрәк бирсәң, бәлки без берләшер идек тә. Шуңа күрә мәдәният, сәнгать әһелләре җаваплырак булса иде. Без имамнар да киңәшләребез белән аларга кушылсак иде.

 

- Мисырда зур үзгәрешләр бара. Дин әһеле буларак, бу хакта Сезнең фикерне беләсе килә.

 

- Мисыр хәлләре - сәясәт инде. Монда без белмәгән яклар бик күптер. Коръәндә болай дип әйтелә: «Золымлык китә ул». 30 ел золым булган бит. Халыкны илбашы кыскан да кыскан. Кешене күпме кыссаң да, кысып бетереп булмый. Күңеле, җаны ирекле бит адәм баласының. Бигрәк тә, мөселман, ул бит кешенең колы түгел. Ул - Аллаһның колы. Аны кысып булмый. Кыссаң, икенче җирдән бәреп чыга. Нинди генә патша булсаң да - хакимлек китә, ә дөнья дәвам итә. Мисырга хәерле, иманы булган җитәкчеләр телибез. Алар да сәясәтне, тормышны хикмәт белән алып барсалар иде. Менә Төркияне карыйк, монда, әлхәмдүллиләһ, яхшы гына демократиясен дә алып баралар, дин дә, дәүләт тә матур яктан гына үзләрен күрсәтүгә ирешәләр. Золым һичкайда да булмасын иде, чөнки “золым” - караңгылык дигәнне аңлата.

 

- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 28.02.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»