|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.01.2023 Авыл
Татарстанда беренче тапкыр бер ел эчендә 2 млн тоннадан артык сөт җитештерелгән2022 елда Татарстанның барлык категориядәге хуҗалыкларында 2 млн 10 мең тонна сөт җитештерелгән. Республика тарихында мондый еллык күрсәткечкә беренче тапкыр ирешелде. «Моңа күбесенчә 22 югары технологияле сөт комплексын төзү һәм аларны файдалануга тапшыру ярдәм итте. Төзелгән комплексларны тутыру һәм көтүне яңарту өчен республикага 19 мең баш югары нәтиҗәле нәсел таналары кайтарылды», – дип сөйләде Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров. Ул терлекләрне баланслы тукландыру өчен республиканың 18 районында 38 азык үзәге төзелүен өстәде. Ә уңай һава шартлары сыйфатлы еллык азык запасын булдыру өчен мөмкинлек бирде. Җәббаров сүзләренчә, быел сөт җитештерүне 1,5 процентка, ит һәм йомырка җитештерүне 1 процентка арттыру планлаштырыла. Моннан тыш, 25 сөт комплексы һәм 22 азык үзәге төзү ниятләнелә, дип яза "Татар-Информ" МА.
--- |
Иң күп укылган
|