поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.03.2011 Җәмгыять

Ризаэтдин хәзрәтләре Фәхретдин

Ризаэтдин хәзрәтләренең бөтен тормышы динебезгә багышланды. Аның хәятен тышкы яктан күздән кичерсәк тә күрәбез ки, ул башта шәкерт булды, аннары мәдрәсәдә мөгаллимлек кылды, имам итеп хезмәт итте, ахун дәрәҗәсенә иреште, казый итеп билгеләнде, соңыннан вакытлы матбугатта эшләде — «Шура» журналының мөхәррире булды, Ырынбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәдә укытты һәм ниһаять янәдән казый һәм мөфти вазифаларына куелды.

Моннан тыш Ризаэтдин хәзрәт гомер буе иҗат белән шөгыльләнде, үзен галим буларак танытты.

 

Мәгълүм булганча, Р. Фәхретдин 1891 елның февраль аеннан казый буларак эшкә керешә, ә аңа хәтле ул Самара губернасының Бөгелмә өязендәге бер авылда имамчылык итә иде. Нинди сәбәптән ул шундый югары кәнәфигә билгеләнә соң? Әйтергә кирәк, имам эшенә керешкәннән соң ул тиздән Рәсәй империясенең башкаласы — Санкт-Петербургка сәяхәт кыла.

 

Петербургта ике ай була, күп кешеләр белән очраша, Петергоф, Ораниенбаум, Кронштадтта да була. Аны анда аның бер шәкерте атасы гаскәри мулла Хамидулла хәзрәт дәшә. Күрәсең ул сөйләшүләр эзсез узмый, тиздән Р. Фәхретдинне казый итү турында указ чыга, аңа 800 сум оклад куела. Зур акча иде бу, чөнки ул вакытта сыер 3 сум гына тора иде. Ул акча хәтта Р. Фәхретдин өендә хәдимәләр тотуга җитә иде. (Шәрәф Ә. Әткәем турында истәлекләр // Ризаэтдин Фәхретдин. — К., 1999. — 74 б.)

 

Христиан соборларын зиярәт итү гадәтен дә Р. Фәхретдин башлап җибәрә. Аның Петербургтагы Исаакий соборын тәфсилләп өйрәнүе, хәтта колокольнясына менүе, аның урнына килгән мөфтиләрне рухландырып тора. Т. Таҗетдин, Р. Гайнетдиннар да Р. Фәхретдинга ияреп православие соборларын еш зиярәт итә.

 

Р. Фәхретдин дәүләттәге сәясәт тормышы белән кызыксынган гына түгел, ә якыннан катнашкан. Бу турыда аның хатларыннан нәтиҗә ясап була, мәсәлән, 4 Дәүләт Думасы сайлауларына хәзерлек җәһәтеннән ул кандидатларга анализ ясый һәм «Вакыт» газетасының позициясен ул басманың спонсоры Рәмиевләр белән аныклый. Күрәсең, шул активлык нәтиҗәсендә аңарда полиция тарафыннан 1911 елда тентүләр үткәрелә.

 

Кызы Әсма Ризаэтдин хәзрәтнең рус теле хакында сүзләрен китерә: «Киләчәк өчен рус телен белү һичшиксез кирәк икәнен яхшы аңлаган идем. Үземнең башымнан үткән хәл булганга, үземнең барча балаларымны рус мәктәпләрендә укыттым, балаларны русча укыту кирәк икәнен һәрвакыт язып килдем». (Шәрәф Ә. Әткәем турында истәлекләр // Ризаэтдин Фәхретдин. — Казан, 1999. — 44 б.). Ризаэтдин хәзрәтнең бу сүзләре бүген дә безнең өчен актуальлеген җуймаган, хәзер дә халкыбызда тел җәһәтендә бәхәсләр күп. Аның фикерен дә безнең зыялылар искә алсалар икән.

 

Шундый дәүләт теленә ихтирам ул вакытта зур батырлык иде, чөнки татар җәмәгатьчелеге Ризаэтдин хәзрәтнең балаларын урысча укыту белән риза түгел иделәр. Кызы Әсма язуынча «Дин вә мәгыйшәт» журналында «балаларын урыс итә» дип Р. Фәхретдинне ачыктан-ачык тәнкыйть итә иделәр. Моңа карамастан ул фикерен үзгәртмичә урыс телле укытуның тарафдары булып калды.

 

1925 елның сентябрендә Р. Фәхретдинне СССР фәннәр академиясенең 200 еллыгына чакыралар, биредә ул академик И. Ю. Крачковский белән аралаша, тарихчы М. Худяков белән таныша.

 

1928 елның язында Р. Фәхретдинне совет хөкүмәте Әфганстанның җитәкчесен Аманулла ханны каршы алуга Мәскәүгә чакыра. Р. Фәхретдин совет хөкүмәте кушкан дипломатик порученияләрен теләп үти иде.

 

Кызы Әсма истәлекләрендә әйтелгәнчә, ул һәр ял көнендә зиратка барып кайта иде.

 

Ә 1900 елның май аенда Р. Фәхретдин Болгар шәһәрен зиярәт итә.

 

1935 елның июль аенда Р. Фәхретдин никахына 50 ел тулуга багышланган мәҗлес — «алтын туй» үткәрә. Анда аның бөтен туганнары җыела, ягъни Р. Фәхретдин шундый юбилейларны үткәрергә үзе бик яраткан, бүгенге көндә аның юбилей мәүлидләрен үткәрүне бик тә мәгъкүл күрер иде. «Асар» хезмәтен дә Р. Фәхретдин галимнәребезнең туган-үлгән көннәрен ачыклаучы белешмә буларак язган бит.

 

12 апрельда вафат булып аны 15 апрельда күмәләр. Эмиграциядә татар-мөселман мәхәлләләре бу вакыйганы игътибарга алдылар. Берлинда чыгучы «Яңа милли юл» газетасында язылганча: «Ерак шәрекънең бөтен мәхәлләләрендә мөфти хәзрәтләренең вафатына 40 нчы көне мөнәсәбәте берлә 3 көн матәм көне ясап һәрбер мәхәлләдә мөфти хәзрәтләренең милли, дини хезмәтләре берлә халыкка таныштырып, рухына дога кылдылар». (Ризаэтдин Фәхретдин. Казан, 1999. — 177 б.)

 

Р. Фәхретдинне генә түгел, башка галимнәребезне дә безгә ниндидер бер шигарь яки козырьга әйләндермәскә иде. Аларның хезмәтләрен өзекләп үз фикерләребезне уздыруда аларны битлек итеп файдаланмасак иде.

 

Р. Фәхретдиннең безгә васыять иткән кыйммәтле сүзләре белән мәкаләне тәмамлыйм. «Инсан әгәр дә бары ике-өч зат китабын күреп, алар карашын гына аңласа, гаять һәлакәтле вә зарарлы бер тәгассыб астында булыр икән. Элекке хәлемдә мин шундый идем. Соңрак исә каршылыклы фикерле фәйләсуфлар вә бер-беренә тәмам тискәре карашта булган әдипләр, төрле мәзһәбләргә нисбәтле фәкыйһләр китапларын укып, һәммәсеннән бер тәрбия алдым ки, шулар исәбеннән «Лә иләһа илләллаһу вә Мөхәммәд рәсүлуллаһи» дигән кешеләрнең барсы да мөселманнар булып, дин карендәшләрем, атабыз Адәм илә анабыз Хавадан таралган халык һәммәсе дә кан кардәшләрем булып, һәрберенә гүзәл мөгамәлә тиеш».

 

 

 

Фотода (сулдан уңга) беренче рәттә: Наилә (Габдрахман кызы), Җәвид (Габдрахманның кече улы), Диләрә (Габделәхәднең олы кызы), Йолдыз (Әсма кызы), Әлмирә (Габделәхәднең кече кызы); икенче рәттә: Сара (Сәгыйд хатыны), Рабига (Габдрахман хатыны), Нурҗамал абыстай, Ризаэтдин хәзрәт, Әсма, Фирдәвес (Габделәхәд хатыны, Шакир Рәмиев кызы); өченче рәттә Габдеррәшид, Сәгыйд, Зәйнәб, Габдрахман, Җәүдәт (Габдрахман улы), Галимҗан Шәрәф (Әсманның ире), Габделәхәд. Уфа, 1927 ел.


Вәлиулла хәзрәт ЯКУПОВ
Musulman.su
№ --- |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»