поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.01.2023 Җәмгыять

Тел хаталары: Гарип сүзләр, корама тел, паразит әйләнмәләр

Тел-сөйләм хаталары бихисап. Әйтеп-сөйләп торуга, галимнәребезнең даими чыгышларына карамастан, гарип сүзләр, корама тел, паразит әйләнмәләр язма журналистикада – газета-журналларда, интернетта басылгалап тора. Радио-телевидение һәм ютуб чараларында да әйтелеш, өн-аваз, басым кимчелекләре җитәрлек. Кайберләренә бүген тагын тукталырбыз.

1.    Игезәк сүзләр паронимнарны бутап куллану:
Калып (шаблон) – калеб (күңел)  
Угыр (халыклар атамасы) – уйгыр (милләт)
Ошый (нравится) – охшый (похож)
Татыды (попробовал) – тәтеде (насыйп булды, эләкте)
Эсти (гыйлем ала, эзли, төрек сүзе) – өсти (добавляет)
Шаһит (гуаһ, свидетель) – шәһит (дин өчен үлүче)
Мәкаль (пословица) – мәкалә (статья).
Кая (куда?) – кайда (где?)
 
2.    «Булу» сүзен урынсыз (һәм күп итеп) язу:
Кеше сәламәтлеге өчен битараф булмаучылар булганда, эшләргә була!
Чыгышы белән Башкортстаннан булган шәхесләр.
 
3.    «Һәм» теркәгечен еш куллану: 
Бер үк җөмләдә алар өч-дүрт тапкыр очрарга да мөмкин. Эшмени бу! «Һәм» – ул әдәби, китаби сүз. Матбугат теленә гадирәк язу килешер иде. Рус телендәге «и» союзы бик актив. Ләкин татарча язганда аны «һәм» дип бирү һәр очракта да үзен акламый, аның кирәге дә юк. Ана телебездә аннан котылуның алты-җиде төрле ысулы бар! Кайберләре:
а) тиңдәш кисәкләрне өтер аша язу (Фәридә, Рәшит, Фәрит – бертуганнар); 
б) «белән» бәйлек сүзенә алыштыру (Венера белән Данир);
в) да-дә, та-тә теркәгечләрен куллану (барды да бирде);
г) ып-еп хәл фигыль формасы белән бирү (Рамил килеп, аны фотога төшерде).
 
4.    Тезмә сүзләрне тоташтан тезәсе түгел. Беренче җөмләңдә әйтик, «Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыяте» дидең икән, аска таба инде, кыскарак бирәсе: «акционерлык җәмгыяте» җитә. Бу төшенчәне тагын да кулланырга туры килсә, «җәмгыять» яисә «Татмедиа» дип язу да бик ипле килеп чыгачак.
 
5.    Тезисны инкяр формасында бирү фикерне чуалта, мантыйкны бутый. Бу – рус теле йогынтысы. Бер ханым болай сөйли:
«Каенанам белән нинди генә кино карамасак та, фикер алышабыз». Карамагач, ничек фикер алышырга мөмкин соң? «...Нинди генә кино карасак та» кирәк иде. Татар телендә мондый төр тезислар раслау формасында бирелә!
 
6.    Калькалар. Рус теленнән туп-туры, тиенгә тиен тәрҗемә итү:
Спрос – сорау (дөресе: ихтыяҗ!).
Шәхси эшмәкәр («хосусый» кирәк).
Бәрән ите – сарык ите (бәрәнне суеп ашамыйлар, аның ите юк).
Эре шәһәр – зур, олы шәһәр (бәрәңге-суган, холык ягыннан кеше эре булырга мөмкин, ягъни вәкарьле, һавалы).
Җылы бирделәр (тоташтырдылар, җибәрделәр).
Үзенең икенче яртысын тапкан (мәхәббәтен, бәхетен, сөюен, газизен һ.б).
 
Радио-телевидениедә эшләүче коллегаларыбыз өчен дә файдалы булырдай киңәшләр бар: 
1. Хәерле иртәләр! – дип исәнләшү паразит сүзгә әйләнде. Дөресе – Хәерле иртә! (Берлек санда гына була ала ул!) Хәзергесе көн, уңышлыклар дип сөйләү дә шушы «операдан».
2. «Әмма дә ләкин» гыйбарәсе дә күңелне болгата башлады. Икесе дә каршы кую теркәгече. Берсе генә дә җитә. Әле «тик» дигәне бар. Анысы никтер пассивлаша, сирәгрәк кулланыла.
3. Кайбер гарәп сүзләрен язу өчен бездә махсус хәмзә билгесе булмау сәбәпле, аның авазын бутау: Коръән, тәэмин, мөэмин, маэмай, тәэсир сүзләрен дөрес итеп әйтү тиеш. Кайчак «корән» диләр, җанга тия!
4. Мөһим, һәм, һава, шәһәр, аһ-зар сүзләрендә «Һ»ны тулы итеп, дөрес әйтмәү күзәтелә. Аны каты «Х» белән бутыйлар. Бусы – классик мисал. Никадәр сөйләп торсаң да, хаталанулар еш күренә.  
5. Географик атамаларны татарча әйтәсе урында русча кергән рәвештә генә әйтү һәм язу:
Ростов на Дону – Дондагы Ростов
Комсомольск на Амуре – Амурдагы Комсомольск
Таджикстан – Таҗикстан
Палестина – Фәләстыйн
Сирия – Сүрия
Турция – Төркия
Осман империясе – Госманлы империясе
Дамаск – Димәшк
Ирак – Гыйрак
Индия – Һиндстан
Англизчә – инглизчә 
 
Халык алдына, сәхнәгә яисә экранга чыгарга җыенганда, чыгышны алдан әзерләү дә зыян итми. Иң мөһим фикерегезне тезислап язып чыгыгыз. Көзге каршына басып, сөйләп-кабатлап карагыз. Тавышыгызны яздырып, тыңлап алыгыз. Яхшы үрнәк, өлге булырдай артист-дикторлар сөйләменә колак салыгыз. Телебезне яратыйк, олылыйк, дөрес кулланыйк. Ул бит – иң зур, кадерле мирасыбыз!
 

Илдар КЫЯМОВ
Идел
№ --- | 08.01.2023
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»