|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.01.2023 Криминал
Буада росгвардиячеләр авыру әнисен буып үтергән ир-атны тоткарлаганБуада росгвардиячеләр кичен урамда патрульлек иткән вакытта 1 Май урамындагы бер шәхси йортта улының әнисен үтерүе турында хәбәр алган. Шул ук вакытта, бу хәл турында полициягә ул үзе хәбәр иткән. Фаҗига булган урынга килгәч, тәртип сакчылары ишегалдында 72 яшьлек хуҗабикәнең мәетенә юлыккан. 42 яшьлек ир-ат та шунда булган, ул барысын да сөйләп биргән. Хәлне алга таба тикшерү өчен аны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Тикшерүчеләр фаразлавынча, улы авыру әнисен караган: алар бер йортта яшәгән һәм еш кына талашканнар. Чираттагы низаг вакытында ир-ат әнисенең яулыгын башыннан йолкып алган һәм буа башлаган. Әнисен үтерүен аңлап алгач, полициягә шалтыраткан, дип яза Татар-информ.
Әлеге факт нигезендә «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Росгвардиянең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|