|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.01.2023 Криминал
Татарстанда кечкенә баланы үтерүне тикшерүне Бастрыкин үз контроленә алды1 гыйнварда бер ир-ат үз улын металл трос белән буып үтергән иде. Котычкыч җинаять кылган ирнең психиатрда исәптә торуы ачыкланды. Шуннан соң «Үтерү»маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга Татарстанда 7 яшьлек малайны үтерү шартлары турында хәбәр итәчәкләр. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Александр Бастрыкин Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга җинаять эшен тикшерүнең беренчел нәтиҗәләре турында доклад тапшырырга кушкан.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|