поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.01.2023 Язмыш

Яман шеш белән авыручы Булат: «Тормышыбызның астын өскә килде»

«Бу чир килеп чыгар дип кем уйлаган? Тормышыбызның астын өскә китерде». Базарлы Матакта яшәүче Талия Шәрипова әнә шулай дип өзгәләнә. 30 яшьлек улының кинәт кенә авырып китүен әле дә кабул итәалмый ул. 2022 елның февралендә юл фаҗигасенә очрап, машинасы белән 3–4 мәртәбә әйләнгән Булатны март аенда тагын бер сынау көтеп тора. Кинәт кенә аягы сызлаудан зарлана башлый ул.

– Ни дияргә дә белмәдем. Аптырагач, кан тамырларын тикшертергә булдык. Табиб нервлары кысылган, ахры, дип кайтарып җибәргән. Шуннан соң невропатологка барырга киңәш иттеләр. Ә ул компьютер томографиясе узарга кушты. Шунда шеш күреп алалар, – дип сөйли Талия ханым.
 
Булат эшнең нидә икәнен бераз чамалый. Диагноз куйганны да көтмичә, онкологка мөрәҗәгать итә. Ул исә гистология тикшерүе кирәген әйтә. Май айлары була инде ул чакта. Анализны ничек тә тизләтәләр. Әмма аны тапшырыр вакыт җиткәч, Булат авырып китә. Кинәт кенә тән температурасы 39 градуска менә, кичекмәстән хастаханәгә салалар аны. Тикшерә торгач, Булатка «саркома» дигән диагноз куела. Куркыныч хәбәргә ышанасылары килми. Бер табибтан икенчесенә йөриләр, төрле клиникаларда тикшеренәләр. Әмма кайда да бер җавап – егетнең аягында яман шеш барлыгын әйтәләр.
 
– Казан табиблары улымның аягын кисәргә дигәннәр иде. Әмма ул моңа каршы. Аяксыз каласы килми. Чирне җиңәсенә ышана. Дуслары, барлык туган-тумачалар, якташлар ярдәме белән акча җыеп, чит ил клиникасына да алып бардык. Аннан хәле уңайланып кайтты. Әмма химия терапияләре кирәк әле. Анысын Мәскәүдә алабыз. Бушлай булмады, башка чарасы булмагач, түләүлесенә ризалаштык. Әлегә таяк белән булса да, йөреп тора. Алда тагын химия курслары аласы бар. Тик бар да акчага килеп төртелә. Шуңа да изге күңелле кешеләрдән ярдәм сорарга булдык. Улымны бергәләп аякка бастырсак иде, – дип үтенә Талия ханым. – Булат, үз эшен башлыйм дип, дәүләт ярдәме белән атлар да алып җибәргән иде. Алар да кредитта бит әле. Сәламәтлеге какшап киткәч, атларны әлегә әтисе карап тора. Әмма улым бик тә аягына басасына өметләнә.
 
Булат Шәриповка булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
Талия Сәхип кызы Шәрипова исемендәге Саклыкбанкы картасы номеры:
 
2202 2008 8401 4547.
 
Карта 89372897018 телефон номерына беркетелгән.
 
Шулай ук Саклык банкындагы счетка да акча күчерепбула.
 
Счет номеры: 40817810662313308994
 
Акча кабул итүченең банкы: «БАНК ТАТАРСТАН» бүлеге N 8610 ПАО    СБЕРБАНК
    БИК: 049205603
    Корр. счёт: 30101810600000000603
    ИНН: 7707083893
    КПП: 165502001.
 
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.01.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»