поиск новостей
Көн мәзәге
  • Безнең җыелма команда, ниһаять, дөнья чемпионатына эләгәчәк! Бишәр “Сникерс” кәгазе җыеп тапшырган кешеләргә шундый мөмкинлек бирелде. 

Бүген кемнәр туган
  • 11 Октябрь
  • • Габделфәт Сафин - җырчы
  • • Венера Шакирова - актриса
  • • Рузилә Хәертдинова - җырчы
  • • Фирдәвес Әһлия - язучы
  • • Дамир Фәттахов - дәүләт эшлеклесе
  • • Рөстәм Гафаров - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
28.07.2008 Җәмгыять

"ПИРАМИДА" КОРБАНЫ БУЛУ ҖИҢЕЛ

Танышым әнисенең гараж саткан 60 мең сум акчасын шәһәрдәге "Гарант"ка илтеп салып, соңыннан көчкә юллап алуы турында сөйләгәч, уйга калдым. Пенсиядәге әби, акчасының бик күпкә артачагын белгәч, тегеләрнең офисына киткән. Ни өчендер акчаны офиста алмаганнар, ә клиентлар белән эшләүче хатынның өенә китерергә кушканнар. 30 меңен илтеп биргән әбиең. Бу хакта ишеткәч, кызы аңа тиз генә акчасын кире барып алырга киңәш иткән. Әби тагын офиска киткән. Үзеннән акча алган хатын белән филиал җитәкчесе җанга үтеп керә торган акрын тавыш белән, елмаеп кына үгетли торгач, беркатлы әбиең өендә калган 30 меңен дә тегеләргә китереп тоттырган. Шулай да, шиккә төшеп, күрәзәче янына киткән. Тегесе акчаның кире алуның соңгы срогы ел башы икәнен, шуннан соң бер тиенен дә ала алмаячагын әйткән.

Балаларының сүзенә генә ышанмаган әбигә чит кешенең әйтүе үтемле булган, күрәсең, ул офиска кабат барган. Андагылар, компьютердан карап, исемлектә әбинең фамилиясе юклыгын ачыклаганнар. Алдакчыларга юлыкканын аңлап алган пенсионер, үзе акча илткән фатирга барып, теге хатыннан акчасын таләп иткән. Укытучы булып эшләгән хатынны, әйтерсең, алмаштырып куйганнар: ул, елмаюын онытып, әбине һәм балаларын каргарга тотынган....

 

Аптырашка калган пенсионер милициягә гариза язган. Икенче юлы баруында әллә милиция дигән сүздән курыккан, теге хатын моңа акчасының бер өлешен биргән. Шул рәвешле пенсионер әби, акрынлык белән булса да, үз акчасын кире алган. "Җитәкчеләре – табиб, клиентлар белән эшләүчеләр-нең дә кайсысы – укытучы, кайсысы кем, гади кешенең беркатлылыгыннан ничек оста файдаланалар. Тикшерә башлаганнар икән инде. Безнең әни кебекләрне алдаучыларны ныграк кыссыннар иде", – дип зарын түкте танышым.

 

Төптән уйлап карасаң, финанс белән бәйле структуралар лицензияне бер дә океан артындагы илләрдән алмыйлар. Аларга аны эреле-ваклы түрәләр бирә. Нәти-җәдә илнең әле бер, әле икенче почмагында "финанс пирамидалары" төзелеп, халык акчасын хәйләләп җыеп алуга ук, җимерелә дә төшә. Алданган халык акчасыннан колак кага, ә туксанынчы елларда Рәсәй халкын рәхәтләнеп алдаган Мавроди ишеләр череп баеп кала.

 

Бу соңгысында да – Петербургның "Рубин" бизнес-клубы "эшчәнлегеннән" ил буенча 100 мең кеше зыян күргән, диләр. Ике ел эчендә халык аңа 3 миллиард сумын "бүләк" иткән. Күрше Чаллыда да ике ел буе "Гарант-Кредит" тирә-як районнардагы кешеләрдән акча савып яткан (барлыгы 500 зыян күрүче ачыкланган). Аларның елына 80 процент табыш вәгъдә итү-ләренә ышанып, 30 меңнән алып 1 миллион сумга кадәр акча тапшыручылар булган. "Гарант-Кредит"ка бер түбәнкамалының хәтта квартирасын бирергә йөрүе хакында да ишетелде.

 

"Финанс пирамидасы" тозагына төшмәс өчен ни эшләргә, дигән сорауга җавап гади генә. Телевизордагы юк-бар рекламага ышанмаска.

 

Россия Дәүләт Думасының финанс базары буенча комитеты әгъзасы, икътисад фәннәре докторы Павел Медведев раславынча, югары табыш вәгъдә итә торган рекламаны закон буенча бары тик банклар гына бирергә хокуклы.  Һәм шул банклар гына кешеләрнең акчасын җыю белән шөгыльләнергә мөм-кин. Ә иминият компанияләре һәм башкалар бары тик үзләренең күпме табыш алганлыклары турында гына сөйли ала. Алар табыш алу урынына акчаны югалту мөмкинлеген дә кисәтергә тиешләр.

 

Алдарзатларның эшчәнлеге "финанс пирамидасы" белән генә чикләнми. Соңгы араларда пенсия белән бәйле комбинацияләр хакында да сүзләр йөри. Шулай булгач, өлкәннәр документка имза кую бәрабәренә үзләренә күп акча вәгъдә итүчеләрдән сак булсыннар иде.

Фирая МОРАТОВА, Түбән Кама.
Ватаным Татарстан
№ 151 | 26.07.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы