|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.01.2023 Бәйге
«Матбугат.ру»ның Яңа ел бәйгесендә җиңүче билгелеСайтыбыз быел Яңа ел төнендә 13нче тапкыр иң тугры матбугатчыны билгеләде. Бәйгедә җиңәр өчен шул бәйгене игълан иткән язма астында 2023 елда иң беренче булып комментарий язарга кирәк иде. Кемнең “Вконтакте” аша язган комментарие беренче була, шул җиңүче. Исәп 2023 елның 00:00 секундыннан исәпләнде. Узган еллар белән чагыштырганда быел катнашучылар саны кимрәк иде. Кайберәүләр отмаганнарын белгәч, комментарийларын бетереп тә ташладылар. Ә җиңүче быел - Резеда Шакирова! Без аңар 500 сум җибәрәбез. Һәм котлыйбыз.
--- |
Иң күп укылган
|