поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.01.2023 Могҗиза

Яңа ел могҗизасы. Бала вакытта бер-береннән аерылган ике бертуган кыз табышканнар

Бертуган апалы-сеңелледә бер үк исем: алар күп еллардан соң табышканнар. Бу гаҗәеп тарих 90 нчы елларда Красноярск краенда башланып, хәзер Мәскәүдә тәмамланган, дип яза «КП – Красноярск».

Күптән түгел «Жди меня» программасына бер кыз мөрәҗәгать иткән. Дарья Угрюмовага 29 яшь, ул социаль челтәрдә менеджер булып эшли, Мәскәүдә яши. Әмма бала вакыты Себердә узган.
 
Кызны әнисе Татьяна үстергән. Әтисе гаиләдән киткән. Дашага 11 яшь булганда, әнисе үлә. Кыз берүзе кала. Башта туган тиешле апасы ала аны. Тик үзенең дә балалары күп була. Авыр вакытлар бу. Шул рәвешле Даша балалар йортына килеп эләгә. "Нишләп әти үзенә алмагандыр, белмим. Ул каядыр  Пермь якларында яши. Мин балалар йортыннан киткәндә очраштык без. Бер елдан ул да вафат булды. Туган тиешле апа миңа, синең сеңлең бар, ул Красноярскида, дип әйтә иде.
 
Аның да исеме Даша кебек. 
 
Әни аңардан бала тудыру йортында ук баш тарткан. Әти янда булмагач, ике баланы үстерә алмаган булыр иде ул. Әнигә шулай яхшырак булыр дигәннәр. Әни аны эзләп табарга һәм үзенә алырга теләде", - дип сөйләгән ул. 
 
Даша сеңлесен «Жди меня» тапшыруы аша эзләргә булган.  Икенче Дарья Угрюмованы тапканнар. Тик башта, ул биш ел психиатрия клиникасында булган, аны анда суд карары буенча җибәргәннәр дигәннәр. Журналистлар интернатта эшләгән, кечкенә Дашаны белгән психологны эзләп тапканнар.
 
- Мин Даша белән аңа 10 яшь булганда таныштык, - дигән Николай Щербаков. – Ул балалар йортыннан соң Канск шәһәренә китте. Элемтә югалды. Һәм кинәт ул  психиатрия клиникасыннан шалтыратты. Нәрсәдер алып килергә кушты. Очраштык, аңа галлюцинация вакытында кулланыла торган уколлар кадаганнар иде. Башта үзенә охшамган иде. Хәзер бөтенләй башка. Ул миңа барысын да сөйләде. Документлар күрсәтте. Чәчләр үрә торырлык ул сөйләгәннәрдән. 
 
Интернаттан соң штукатурчылыкка укыган. Бервакыт танышы үзеңне опекага алуларын телисеңме дип сорый. Биш баласы, ике кибете, машинасы, коттеджы бар икән аны опекага алучының. Гаиләдә буласы килү теләге белән кыз ризалаша. 
 
Шул рәвешле Светлана белән таныша. 18 яше тулгач, опекуны ялган күрсәтмә белән аны биш елга  психбольницага урнаштыра. 2017 елда аны аннан чыгаралар. Апасы аны яңарак кына эзләп таба. Яңа ел алды могҗизасы була бу. 
 
Хәзер апалы-сеңелле Мәскәүдә яшиләр.
Фото: Фрипик.ру
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 01.01.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»