|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.12.2022 Җәмгыять
Китап нәшрияты хезмәткәрләре «Дуслык» үзәгендәге балалар белән очрашты (ФОТО)Мәскәү татарлары автономиясе һәм «Мирас» оешмасы үткәргән «Ак Бүре» белән татарча өйрәнәбез проектына Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре дә кушылды. Әлеге проект кысаларында Татарстан китап нәшриятының Балалар, яшүсмерләр һәм махсус проекталар бүлеге мөдире Айсылу Галиева һәм мөхәррир, шагыйрь Рифат Сәлах Казанның «Дуслык» реабилитацион үзәгенә барып, анда тәрбияләнүче балалар белән очрашуда катнаштылар. Айсылу Галиева балалар белән төрле интерактив уеннар үткәрде, Рифат Сәлах шигырьләрен укыды. Очрашу бик күңелле, җанлы узды. Айсылу Галиева нәшриятыбызда чыккан китаплар белән таныштырды. Балалар, камил белмәсәләр дә, татар теле белән кызыксына. Киләчәктә тагын да ныклабрак татарча өйрәнергә сүз бирделәр.
--- |
Иң күп укылган
|