поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.12.2022 Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: "Барысы да безнең үзебездән тора!"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Яңа ел белән котлады. "Яңа елны каршылаганда җанга якын туганнарның һәм дусларның янәшә булуы һәркемнең күңеленә хуш килә. Дуслыкның, бер-береңә терәк һәм теләктәш булуның, якыннарыңны кайгыртуның кыйммәте хәзерге чорда аеруча арта", диелә котлау мөрәҗәгатендә.

Кадерле татарстанлылар! 

Иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе – Яңа ел якынлашып килә. Якты өметләр уята һәм игелекле эшләргә җилкендерә торган тылсымлы мизгелләр җитә. 
Гадәттәгечә, без бу вакытта үткәннәргә йомгак ясыйбыз, киләчәккә ниятләр корабыз.

2022 ел сынаулар елы булды, әмма алар безнең ныклыгыбызны какшата алмады: бүгенге көндә күпмилләтле халкыбыз һичкайчан булмаганча бердәм.
 
Махсус хәрби операция, илебезнең бәйсезлеге һәм тынычлык хакына көрәшү  шартларында без илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путин, Ватаныбызны саклаучылар, каһарман сугышчылар тирәсендә тупландык, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтәбез. Безнең рухыбызны сындыра алмаслар, без җиңәчәкбез!

Кыенлыкларга карамастан, икътисадны үстерү турында онытмыйча, барлык социаль гарантияләрне саклауга ирештек.
Иннополис үзенә яңа резидентлар җәлеп итә, «Алабуга» Россиядәге махсус икътисадый зоналарның иң яхшысы дип танылды, Цифрлаштыру елында Татарстанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк ачылды. Бөртеклеләрдән мул уңыш җыеп алдык, республика терлекчелек продукциясе, иң кирәкле азык-төлек продуктлары белән үзен тулысынча тәэмин итә. Нефтьчеләр һәм нефть химиясе, машиналар төзү өлкәсендә эшләүчеләр, энергетиклар, төзүчеләр һәм юл хуҗалыгында хезмәт куючылар татарстанлыларның өлкән буын вәкилләре нигез салган күркәм  традицияләрне дәвам иттерә. Укучылар һәм студентларыбыз, белемнәренең киң һәм тирән булуын дәлилләп, халыкара һәм Россия күләмендә уздырылган олимпиадаларда беренчелек яулый. Укытучылар, социаль өлкә хезмәткәрләре, табибларыбыз, һөнәри осталыкларын көннән-көн арттыра барып, федераль дәрәҗәдә танылуга ирешә. Күпләр уз ихтыярлары белән йөрәк җылысын бүлешәләр һәм ярдәмгә мохтаҗлар янына ашыгалар. 

Хөрмәтле татарстанлылар, бу елны без беренче чиратта сезнең тырышлык нәтиҗәсендә уңышлы тәмамлыйбыз. Мин сезнең һәрберегезгә игелекле хезмәтегез һәм үз-үзегезгә ышанычыгызны югалтмавыгыз өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Барысы да безнең үзебездән тора! 

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү аеруча мөһим вакыйгаларның берсе булды һәм тарихи-мәдәни мирасны саклауга, дәүләт һәм дини берләшмәләр арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә юнәлтелгән  эшнең әһәмияте гаять зур булуын раслады. 

2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Бу уңайдан уздырыла торган чаралар халыкларның телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә, дуслык-татулыкны, диннәр арасындагы хезмәттәшлекне, җәмгыятьтәге тынычлыкны ныгытуга ярдәм итәр дип ышанам. 

Кадерле дуслар! 
Яңа елны каршылаганда җанга якын туганнарның һәм дусларның янәшә булуы һәркемнең күңеленә хуш килә. Дуслыкның, бер-береңә терәк һәм теләктәш булуның, якыннарыңны кайгыртуның кыйммәте хәзерге чорда аеруча арта.

Яңа ел уңышлар алып килсен, олысына-кечесенә ихлас елмаюлар, сөенечләр бүләк итсен, һәр йортка бәхет иңсен!

Сезгә, хөрмәтле татарстанлылар, нык сәламәтлек, иминлек, муллык телим!

Яңа 2023 ел мөбарәк булсын!
 
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 31.12.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»