поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.12.2022 Икътисад

"Халыкның кереме 1,5 трлн сумга артыр": 2023 елга финанс фаразы

Узып баручы ел Россия икътисадына гына түгел, дөнья икътисадына да шактый йогынты ясаган вакыйгаларга бай булды. Алда ни көтәргә? Бигрәк тә акчаны учка йомарлап, «Нишләргә?» дигән сорау белән көн иткәндә. Шәхси керемнәр һәм тормыш итү өчен кирәкле товар-хезмәтләр өчен бәяләргә бәйле вазгыять аеруча күңелне кытыклап тора.

2023 елның нинди буласын төгәл әйтә алмасак та, финанс халәтебезне фаразлап карыйк. Бу юнәлештә күрер күзгә азмы-күпме барыбер нидер аңлашыла бит инде.
 
Өмет
Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы йөрәкләрдә өмет чаткысын кабызырга тырыша. 2023 елга оптимистик фаразлар да китерә ул. Әйтик, рәсми мәгълүматлар буенча, халыкның кереме – 1,6 процентка, реаль хезмәт хакы 2,6 процентка артырга тиеш.
 
Халык та ышана моңа. «Работа.ру» һәм «Подработка» хезмәтләре оештырган сораштыру нәтиҗәләре шуны раслый. Ил халкының 59 проценты киләсе елда кереме артыр дип ышана икән. 31 проценты хезмәт хакы артачак дип саный. 28 проценты, өстәмә керем чыганагы килеп чыкмасмы, ди.
 
Мондый кәефкә сәбәпләр дә юк түгел. Хезмәт базарындагы хәлгә күз салу да җитә: катлаулы халыкара вазгыятькә карамастан, эшсезлек буенча күрсәткечнең түбән һәм эшлим дигән кешеләргә ихтыяҗ барлыгын күрәбез.
 
Моңа өстәп яшәү минимумының, пенсия күләменең артуы, даими пособие барлыкка килүе дә керем дәрәҗәсенең артуына өмет уятырга сәбәпче. Хөкүмәтнең «2023 һәм 2024–2025 еллар чорына бюджет, салым һәм таможня-тариф сәясәтенең төп юнәлешләре» дигән документында да халыкның кереме 1,5 трлн сумга артыр дигән өметле сүзләр язылган.
 
Бер караганда, артык әйбәт тә яши башламабыз, бөлгенлеккә дә төшмәбез. Кем әйтмешли, вакыт күрсәтер монысын. Әллә ни озак көтәсе калмады бит инде.
 
Фараз
Финанс белгече Ләйсән Харисованың 2023 елда матди хәлебез нинди булыр дип сораштык.
 
– Икътисадка карап, киләчәккә фаразлар бирәбез, дисәк, алда әле җиңеллек көтелми. Вазгыятьнең нинди икәнен күреп торабыз. Махсус хәрби операция дәвам итә. Өстәвенә санкцияләр дә бар. Шуңа күрә җиңел сулап була димәс идем. Әлбәттә, республика Президенты элемтәләрне барларга тырыша. Әмма авырлыклар барыбер сизелә. Гомумән, бу махсус операция тәмамланмыйча бернинди дә үзгәреш көтәргә кирәкми. Үзебезнең көнкүрешебезне генә алыйк. Читтән витаминнар, кием-салым кайтарта идек. Хәзер аңа да юллар ябылды. Димәк, без башка илләр аша кайтартырга тиеш булабыз, ә бу кыйммәткәрәк тә төшә. Кеше кесәсендә сизелә бу. Икътисадка нефть тә, газ да тәэсир итә. Европада хәзер газ белән проблемалар. Бездән дә сатып аласылары килми, газ да кирәк.
 
– Инфляциягә килгәндә, аның реаль һәм рәсми дигәне бар. Кесәбезгә карап инфляцияне чамаларга мөмкин. Рәсми дигәне 6–7 процент булса да, аны ике тапкыр арттырсак, реаль инфляция күрсәткече килеп чыгачак.
 
– Бөтен нәрсәнең бәясе арта. Читтән кайтартылган, күнегелгән нәрсәләрдән файдаланасы килә бит. Әлбәттә, аларга алмаш табарга тырышалар. Ләкин әле һаман да тукымасын, башка чималын бүтән ил, шәһәрләрдән кайтарталар. Ул бәягә тәэсир итә.
 
– Икенчел торак базарында бәя гел уйный. «Вторичка»га ихтыяҗ гел бар дип әйтергә була. Булган фатирларын сатучылар күп булды. Милекне чит илдән сатып алучылар бар. Аңа «запас аэродром» буларак карыйлар. Бу инде үзебезнең илдән акча чыга дияргә дә бер сәбәп. Акчасы булган кеше аны нишләтәсен үзе хәл итә инде. Әйтик, яшәргә урыны булмаган кешеләр «вторичка»дан аз гына очсызрак бәягә фатир сатып алырга мөмкин. Яңа төзелә торган йортларда фатирлар кыйммәтрәк.
 
– Яңа ел чорында акча күп китә. Шуңа күрә, бүләк алабызмы, кибеткә керәбезме, табын корабызмы – алдан исемлек әзерләргә кирәк. Чыгымнарны киметү өчен чагыштыру ысулын кулланырга кирәк. Хәзер махсус мобиль кушымталар да бар моның өчен. Үзеңә кертем буларак нидер эшләргә телисез икән (белем алу, инвестицияләр), кредит алырга була. Әмма ихтыяҗ булмаган нәрсәләр өчен түгел.
 
– Күп кенә банклар хәзер кэшбек дигән программа тәкъдим итә. Аз булса да, акча кайтару өчен бу да яхшы мөмкинлек.
 
 

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 31.12.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»