|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.12.2022 Фаҗига
Татарстанда фаҗига: кисәүләр арасында ике кешенең мәете табылганКичә Мөслим районы Баек авылының Октябрь урамында шәхси йортларның берсендә янгын чыккан. Бу турыда 20.40 сәгатьтә 101 номерына хәбәр килгән. Янгын сүндерүчеләр урынга берничә минуттан килеп җиткән. Кичке сәгать тугызда алар утны чикләп алган. Янгын мәйданы 75 квадрат метр тәшкил итә.
Берникадәр вакыттан соң янгын тулысынча сүндерелгән. Йорт урыныдагы кисәүләр арасында ике кешенең мәете табылган: ир-ат һәм хатын-кыз мәете дип фаразлана. Хәзерге вакытта янгынның сәбәбе, һәлак булучыларның шәхесләре ачыклана. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә « Татар-информ»га шул турыда хәбәр иттеләр.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|