|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.12.2022 Дин
Яңа елда укылучы догаЯңа елны мөселманнар бәйрәмгә санамый. Тарихка күз салсак, мөселман календаренең һиҗрәт кылынган елдан башланганын күрәбез. Ягъни Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәккәдән Мәдинәгә күчкән вакытыннан бирле. Бу көн мөселманнар өчен бәйрәм булган, чөнки нәкъ шул вакыттан Ислам дине дөнья буйлап тарала башлаган. Ул вакыйгалардан 14 гасыр узган. Һиҗри календарь буенча мөхәррәм аеның беренче көне – мөселманнар өчен Яңа ел була. Мөселман календаре буенча яңа елны да, 1 гыйнварны да шушы дога белән башларга була: “Куллә гамин вә әнтүм би хаир” (Мәгънәсе: Сез барча изгелектә, бәрәкәттә булыгыз!). Нинди генә көн, нинди генә бәйрәм булмасын, шул доганы кылабыз. Икенчедән, яңа ай күргәч, “Аллаһуммә әһилләһү галәйнә бил әмни вәл имән вә биссәләмәти вәл исләм”, дип Аллаһы Тәгаләгә дога кылабыз. Гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә әлеге доганың мәгънәсе болай: “Әй, Раббым, бу яңа айны, елны, яңа булган безнең көннәребезне тынычлык белән, иман белән башлап җибәрергә насыйп ит. Саулык-сәламәтлек белән, Ислам динебез белән үзебезнең иманыбызда калып, безнең үзебезнең рәхмәтләребезне Сиңа белдереп, мөселман, шөкранә бәндәләр булып шушы яңа елларны башлап җибәрергә насыйп ит”.
Үткән елда нинди гамәлләр кылдык: яхшылары күбрәкме, әллә яманнарымы? Никадәр гыйбәдәт булды – шуңа хисап ясап, киләсе елда аны арттыруны максат итеп кую кирәктер. Рәсүлебез с.г.в. хәдисендә “Мөселманның киләчәк көне үткән көненнән яхшырак булырга, бары тик изгелектән торырга тиеш” диелә. Үткән елыбызга карата киләсе елыбыз тагын да яхшырак, гыйбәдәтләргә баерак булырга тиеш.
Савапларыбызны арттырырлык иттереп яшәү өчен Аллаһу Раббыбыз ризалыгыннан ташламасын, Үзенең рәхмәтеннән булырга насыйп итсә иде.
Фото: Фрипик.ру
--- |
Иң күп укылган
|