поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.12.2022 Җәмгыять

Экстрасенс Алсу Газыймҗанова 2023 ел турында: “Кешеләр моңа аңлы рәвештә киләчәк”

Киләсе 2023 елдан безгә нәрсә көтәргә? Куян елында теләкләребез һәм хыялларыбыз чынга ашармы? Сәясәттә, икътисадта нәрсәләр үзгәрәчәк? Инде берничә еллык традициябезгә тугры калып, быел да экстрасенс Алсу Газыймҗановадан киләчәк хакында сораштык.

Тынычлык
Моннан ике ел элек ясаган фаразларында Алсу Россия һәм Татарстанның чикләре киңәячәк, дигән иде. Бу фаразлар күпмедер дәрәҗәдә чынга ашты.
“Минем сәясәт турында сөйлисем килми. Әйе, мин чикләрдә үзгәрешләр булачак дип фаразлаган идем. Эшләр шуңа таба барган булган. Әлеге мәгълүмат миңа күптәннән килә. Димәк, бу юнәлештә хәрәкәт итүгә этәргечләр булган. Белмим, бу минем теләгемме, әллә чыннан да шулай булырмы, әмма тойгыларым буенча, киләсе ел тыныч булачак.
 
Быел энергия ягыннан авыр ел булды. Кешеләрнең физик дәрәҗәдә күтәрелешләр һәм түбән тәгәрәүләр күзәтелде. Күпләр елны авыр кичерде. Бу ел башында һәм ел азагында сизелде. Шактый кешенең сәламәтлеге какшады. Депрессиягә бирелүчеләр күбәйде. Бу көзге депрессияләргә бәйле түгел, кешеләр Җир кырында барган вибрацияләрне тойды. Ул бик авыр иде, кешеләрнең энергиясе бушка тотылды, ә нәтиҗә бирмәде. Төгәлрәк әйтсәк, кешеләрдән энергия “китте”. Кешеләр энергиясен югалтып, моның ни өчен шулай булуын аңламый торган халәттә иде, бернәрсә эшлисе килми, апатия, хроник авырулар кискенләште.
 
Мондый хәлләр периодлап күзәтелде. Февраль аенда һәм көз айларында булды.
2023 елда коронавирус хакында сөйләшүләр бетәчәк дип фаразлаган идем. Тагын ярты ел чамасы бәлки аның турында сөйләшүләр булыр әле. Авыру “кабынып” алачак. Әмма массалы рәвештә зыян салмаячак”.

Табигать
Табигать шартларына килсәк, киләсе елда су басулар күп булыр кебек. Бу җир тетрәүләр, вулкан атулар, цунамилар белән бәйле булачак. Мондый күренешләр күп җирдә күзәтеләчәк. Моны ел башында ук күрәчәкбез. Юлбарыс елында янгыннар күп булды, ә киләсе елда бәла-казалар суга бәйле дип күрәм.
Яз иртә килер. Җәй кыска булыр төсле. Уңыш киләсе елда аз булачак. Ул корылык белән бәйле түгел, киресенчә, су, яңгыр күп булганга уңышны югалтуыбыз бар.
 
Гаилә кору өчен яхшы ел
Ел тыныч килер төсле. Хәтта нәтиҗәсе тискәре булырга тиеш вакыйгалар да тыныч кына узып китәчәк. Әйтерсең лә сораулар үзләреннән-үзләре чишелеш табачак.
 
Бу дипломатия һәм элемтәләр елы булачак. Компромиссларга барачаклар һәм чишелешләр кайбер очракта көтелмәгән булырга да мөмкин. Югалтуларга китерми торган чишелешләр эзләячәкләр.
 
Мәче – йорт хайваннары. Куян да иде хәзер йорт хайванына әйләнде. Елны гаилә белән үткәрергә тырышыгыз. Гаилә кору, мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерү өчен яхшы ел. Шартлы итеп әйткәндә, бу гаилә елы булачак.
 
Пандемия вакытында кешеләр бер-берсеннән читләште. Күп гаиләләр таркалды. Бу вакыйгалар кешеләрне бернәрсәгә дә өйрәтмәде. Ә менә киләсе ел кешеләрне берләштерәчәк. Кешеләр моңа аңлы рәвештә киләчәк.
Куян йорт хайваны булса да, сәяхәтләргә йөрегез. Сәяхәтләр безне баета, үстерә.
 
Медицина
Медицина өлкәсендә уникаль операцияләр була дигән идем. Алга таба да зур ачышлар көтелә. Миңа нишләптер очлыклар үстерәчәкләр дигән мәгълүмат килә. Яңалыклар органнар, буыннар үстерү, органнар күчереп утырту белән бәйле булыр төсле.
 
Авыруларга килсәк, бу без дөрес эшләмәгән әйберләргә игътибарны арттырырга кирәк дигән сүз. Авыруны беренче билге итеп кабул итәргә кирәк. Гәүдәбезнең без дөрес эшләмәгән әйберләргә бу беренче җавабы. Ул эмоцияләр, үз-үзебезне тотуыбыз яисә уйларыбыз, ниятләребездән тора. Бу кешенең үзенә генә түгел, тирә-яктагыларына мөнәсәбәтенә дә бәйле.
 
Кешеләр моны аңлый башлаячак һәм шул юнәлештә эшләячәк һәм дөрес яшәргә тырышачак. Сәламәт туклана башлаячаклар, иттән баш тартучылар артыр. Күп кеше идеальлеккә омтылачак.
 
Кешеләр күбрәк белемгә тартыла башлаячак. Психологияне өйрәнү артачак.
 
Икътисад
Узган ел мин доллар әйләнештән китәчәк, дигән идем. Өлешчә шулай булды да. Электрон акчалар закон нигезендә җайга салына башлады. Кәгазь акчалар киләчәктә азаячак. Бар нәрсә дә электрон вариантка күчәчәк.
 
Тотрыклылык хакында әйтә алмыйм. Икътисадта тотрыклылык беркайчан да булганы юк.
Торакка килсәк, фатир яисә йорт сатып алырга теләүчеләр өчен бу бик уңышлы ел булачак. Торак бәяләре 20-30 процентка төшәргә тиеш.
 
Шәхсән мин азарт акчалар, финанс пирамидаларына каршы. Әгәр дә финанс яктан тотрыклылык телисез икән, андый әйберләргә акча кертергә киңәш итмәс идем.
 
Әгәр дә киләсе елда уңышны җәлеп итәргә телисез икән, куянны түгел, ә өегезгә мәче алыгыз яисә хуҗасыз калган хайваннар приютларына ярдәм итегез. Быел приютлардагы хайваннарга ярдәм итсәгез, әҗере үзегезгә дә әйләнеп кайтыр.
 
 

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 30.12.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»