|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.12.2022 Җәмгыять
Кышкы каникулны ничек күңелле итеп үткәрергә?Ниһаять, көтеп алган кышкы каникуллар башлана. Ә сез аны күңелле һәм шул ук вакытта файдалы итеп үткәрү өчен исемлек төзедегезме әле? Без сезгә бу эштә ярдәм итәрбез! - Чыршы өчен үз кулыгыз белән уенчыклар ясагыз. - Кар бөртекләрен тотып уйнагыз. - Шәһәребезнең төрле матур урыннарына сәяхәт кылыгыз. - Күп итеп мандарин ашыгыз. - Дуслар белән бергә биек таудан “паровоз” ясап шуыгыз. - Кар өстендәге җәнлек эзләрен өйрәнегез. - Өйгә боз сөңгесен алып кереп, аның ничек эргәнен күзәтегез. - Кошлар өчен җимлек ясап элергез һәм көн дә гаҗәеп кошлар дөньясы белән танышыгыз. - Гөл төбенә төрле җиләк-җимеш орлыклары утыртыгыз һәм аларның ничек үскәнен күзәтегез. - Чаңгыда һәм тимераякта шуыгыз. - Зур итеп кардан сыннар ясагыз. - Имбирьдан төрле фигурадагы печеньелар пешерегез. - Кышкы урманда йөрегез. - Кышкы фотосессияга чыгыгыз. - Күргәзмәгә яисә музейга барыгыз. - Кайнар шоколад ясап эчегез. - Кызыклы китап укыгыз. - Күңелне җылытучы Яңа ел фильмнары карагыз. - Урманда термостан кайнар чәй эчегез. - Чыршы ылысларыннан өстегезгә кар коеп хозурланыгыз. - Туганнарыгызга кунакка барыгыз. - Компьютер артында мөмкин кадәр азрак утырырга тырышыгыз. - Җәйгә эшли эшләрегез өчен исемлек төзеп куегыз.
--- |
Иң күп укылган
|