|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.12.2022 Җәмгыять
9 сыйныфта укучы кыз фатир ишеге төбендә үлгән27 декабрьдә Уфаның Инорс бистәсе Ферин урамындагы күп катлы йортта яшәүчеләр 12 катның баскыч мәйданчыгында 9 сыйныфта укучы кызның үле гәүдәсенә тап булган. Мәрхүмәнең гәүдәсендә җәрәхәтләр ачыкланмаган. Соңрак “Честно говоря” тапшыруына кызның күршеләре бу вакыйга турында җентекләбрәк сөйләгәннәр.
Үсмернең гәүдәсен фатирга керә торган ишек төбендә күршеләре тапкан. Алар беренче ярдәм күрсәтергә теләгән, әмма инде соң булган. Башта кайсыбер мәгълүмат чаралары кызның үле гәүдәсе янында вейплар ятуын язып чыккан, әмма бу мәгълүматны шаһитлар кире какты. Алар сүзләренчә, кыз бала, мөгаен, эпилепсия белән авырган булган һәм өянәк вакытында үлгән. Имеш, аның авызыннан күбекләр килгән. Күп катлы йортта яшәүчеләр кызның гаиләсен уңай яктан бәяли, үсмернең тәртибе турында да бер начар сүз әйтми.
Мәрхүмәнең гәүдәсенә суд-медицина экспертизасы үткәргәч, 9 сыйныф укучысының гомере ни сәбәпле кинәт өзелгәнлеге билгеле булачак.
Чыганак: lenta.ru
Фото:"Честно говоря" тапшыруыннан стоп-кадр.
--- |
Иң күп укылган
|