поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.12.2022 Язмыш

«Мин бала таба алмыйм»

Поезд һава дулкынын ярып алга чаба. Урыннарга урнашу ыгы-зыгысы тәмамланганнан соң, пассажирлар, гадәттә, тамак ялгый-ялгый, хатирәләргә чума. Бер-берсен гомердә күрмәгән кешеләр күңел серләрен ачыктан-ачык бушатырга керешә.

— Яшь чакта бик чибәр идем, - дип башлады үзенең кыйссасын Тәнзилә ханым. - Йөргән егетләрем дә булды. Таһир белән яратышкан идек, аны армиягә дә озатып калдым. Ләкин яшьлек юләрлеге галәмәте: Александрга гашыйк булып, кияүгә чыктым. Ул болай начар кеше түгел, тик үтә дә көнче, исерсә дуамал. Берәрсенә кунакка барсак, үзе: «Бие-бие, миңа карап торма», - дип рөхсәт бирә. Ә инде өйгә кайтуга: «Син теге ир-ат белән биедең, бу ир-ат белән сөйләштең», - дип кыйный башлый иде. Котырынган исерек ирне кая җиңәсең? Куркудан елап басып торучы улым Олегны күтәреп, кар өстеннән яланаяк күршеләргә чыгып йөгергән вакытлар шактый булды. Александр, айныгач, күз яшьләрен түгеп, гафу үтенә, тагын дуслашабыз. Соңгысында ул мине эчемә тибә-тибә кыйнады. Эчемнең авыртуы басылмагач, хастаханәгә яттым. Аналыгымны изгән икән, мөртәт. Операция ясатканнан соң, баламны алып, Александрдан аерылдым.
 
Тәнзилә ханым әле генә операция өстәленнән төшкән сыман авыр сулап куйды.
 
— Кабат кияүгә бару турында уйламадым да, ир-атка карата бәгырем каткан иде, - дип сөйләвен дәвам итте сәфәрдәш хатын. - Берничә ел үткәч, очраклы гына яшьлек мәхәббәтем Таһир белән очраштык, ул да өйләнгән иде инде. «Эх, Тәнзилә, мин яраткан идем бит сине!» - диде.
 
Шулай бервакыт оешмабызга 42 яшьлек Марат атлы ир эшкә урнашты. Танышып, үзеннән-үзе дуслашып киттек. Миңа 35 яшь иде, үзенә кияүгә чыгуымны сорады. Теләгем дә кузгалды кузгалуын, тик шикләндерә дә. «Мин бала таба алмыйм бит», - дип тә карадым. «Бер-беребезгә иптәш булып яшик, балаларыбыз бар бит инде», - дигәч, ризалаштым. Марат беренче хатыны белән шулай ук аерылышкан икән, аннан кызы бар. Икенче бер хатын белән очрашкалап йөргән, анысында улы үсә.
 
Тырыш, шулкадәр кайгыртучан Маратым. Бер-беребезне сагынышып, яратышып яшибез. Йорт җиткездек, машиналар сатып алдык. Олегны да үз баласыдай якын күрде. Маратның улы белән кызы да безгә кунакка килеп йөриләр. Тормышыбыз мул. Хәзерге иремнең дә балалары «әни» дип дәшәләр. Ничектер кызык та, шул ук вакытта рәхәт, күңелле дә.
 
Чит илләргә ял итәргә барганда Маратның да йә улын, йә кызын үзебез белән алабыз. Беренче хатынын да онытып бетермәскә кушам. Үзем чәчәк алып кайтып: «Бар, котлап кайт», - дим. Нәрсә-нәрсә, чәчәк сатып алмый инде ул. Шулай кулына тоттыргач, барып, котлап кайта.
Тәнзилә ханым, йөзеннән нур чәчеп, матур гына көлеп куйды.
 
—  Аллага шөкер, бүгенге тормышымда бәхетлемен. Балалар да тәртипле булып үстеләр. Әмма ике генә үкенечем бар. Бүгенге акылым булса, исерек ирдән кыйналып-сугылып бер көн дә яшәмәгән булыр идем. Ул еллар куркыныч төш кебек. Язмышыма әлеге афәтләрне дә кичерергә язылган булгандыр, күрәсең. Икенче үкенечем: хәзерге ирем белән уртак балабыз юк. Акылым, җаным-тәнем белән яраткан Маратымнан шулкадәр дә бала табасым килде. Кызганыч, мин бала таба алмыйм, - дип тәмамлады сүзен юлдашыбыз.
 
«Сәйдәш» маршы авазлары астында поезд вокзалга кереп туктады. Тәнзилә ханымны да ире һәм балалары йөгерешеп килеп, кочаклап алдылар. Бәхетләренә күз тимәсен, бу дөньяда яратышып, дус-тату яшәүгә ни җитә?!
 
"ШК"архивыннан
Фото: https://unsplash.com/
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 30.12.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»