|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.12.2022 Бәйге
«Матбугат.ру» 13 нче тапкыр Яңа ел төнендә иң тугры матбугатчыны билгелиМатур гадәт буенча быел да Яңа ел төнендә иң тугры матбугатчыны билгелибез. Унөченче тапкыр! Кем бәйрәмне безнең белән каршы ала, шул 2023 елның беренче секундында шушы язма астында комментарий язып куярга тиеш. Кем беренче – шул җиңүче. Бүләк - 500 сум. Уенның шартлары: 1. Уенда балигъ булган (18 яше тулган) һәркем катнаша ала. 2. Комментарийлар бары тик "Вконтакте" виджетыннан гына языла. 3. Исәпне "00:01" дән түгел, ә "00:00" дән саныйбыз. 4. Кемнең хәбәре "Вконтакте" комментарийлары тасмасында беренчерәк була - шул җиңүче. 5. Җиңүчене гыйнварның беренче көннәрендә игълан итәчәкбез. 6. Җиңүчегә бүләк - 500 сум. Аны банк картасына яки телефон номерына җибәрәчәкбез. P.S. Бу бәйге “Матбугат.ру”ның матур традициясенә әйләнде. Тәүге тапкыр аны 2011 елны каршылаганда үткәргән идек. 2012, 2013, 2014, 2015, 2016, 2017, 2018, 2019, 2020, 2021, 2022 нче елларны каршылаганда да оештырдык. Унөч ел сизелми дә үтеп киткән, ә матур гадәт, тугры дусларыбыз калды. Комментарийларның саны күрсәткәнчә, Яңа ел төнен “Матбугат.ру” белән бик күп кеше каршылый. Быел да бергә булыйк! 16+ Тагын бер кат искәртәбез: бәйгедә бары тик "Вконтакте" аша комментарий язучылар гына катнаша!
--- |
Иң күп укылган
|