|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.12.2022 Криминал
Чаллыда банктан 40 млн сум урлаучылар барлыгы 7 кеше булганЧаллы шәһәре судында 25-48 яшьлек җиде кешегә хөкем карары чыгарылды. Алар аеруча зур күләмдә акча урлауда гаепләнә. Судта билгеле булганча, алар бер банктан акча урларга җыенган. Шулай ук банк программасындагы хата турында да белгәннәр, бу хата аркасында дебет карталарында һәм банкның мобиль кушымтасында баланс ике тапкырга арткан, дип яза Татар-информ.
2019 елның маеннан августына кадәр татарстанлылар банкта ноль баланслы дебет карталарын ачкан, соңыннан шунда приход-касса ордерлары буенча акча салганнар һәм ике тапкыр арттырылган акчаларны урлаганнар. Алар банктан барлыгы 40 миллион сум акча урлаган.
Аларга карата аеручы зур күләмдә акча урлау буенча җинаять эше ачылган. Алар үз гаепләрен өлешчә генә таныган. Суд аларның алтысын 1 елдан 4 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итеп гомуми яки кырыс режимдагы колониягә җибәрде. Җиденче гаепләнүче шартлы җәза алды, аны 3 ел сынау срогы белән 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр, дип хәбәр итте Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|