|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.12.2022 Мәдәният
Эмиль Талипов: "Янымда үзем кебек кара күзлектән бер кызны күреп алдым. Шул чакта теге фото искә төште"Мөлаемлыгы, сөйкемлелеге һәм таланты белән тамашачы мәхәббәтен яулаган артист ул. Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил исемендәге республика бүләге иясе Эмиль Талипов “Ерактагы якын йолдызым” (Халисә Ширмән әсәре буенча куелган) дигән телевизион спектакль аша тамашачыга танылды. Ул сәхнәдә генә түгел, тормышта да ягымлы, кызыклы әңгәмәдәш. — Син — бүген танылган артист. Яше-карты уйнавыңны ярата. Тамашачы игътибарын тоясыңмы? — Әлбәттә, халыкның яратуын тою артист өчен бик рәхәт. “Сезне “Мәхәббәт FM”да (Эмиль анда Ильяс (Иләс Миләсов) ролен башкара — Л.Х.) күргәннән соң, театр дөньясына кереп киттек, гаиләбез белән башка спектакльләргә дә йөри башладык,”— дигәннәрен ишетеп, ничек сөенмисең? Димәк, юкка эшләмибез.
— Сине кайбер спектакльләрдә ике составта да күрергә туры килә...
— Аның өчен баш режиссерыбыз Фәрит Бикчәнтәевкә рәхмәт. Студент чактан ук Рамил Төхвәтуллин кебек көчле артистлар белән уйнау минем өчен осталык мәктәбе булды.
— Илсөяр белән берничә ел элек кенә гаилә кордыгыз. Ничек танышуыгыз турында сөйлә әле.
— Миңа 30 яшь тулгач, таныш-белешләр кызлар димли башлады. Скрипкачы Динә Закирова бер кызның фотосын күрсәтте. Ошаттым, әмма кеше аркылы танышырга теләмәдем. Бер ай чамасы үткәндер, юл аша чыгарга светофор каршында басып торам. Янымда үзем кебек кара күзлектән бер кызны күреп алдым. Шул чакта теге фото искә төште. Юлны чыгып, Тукай һәйкәле янына җиткәндә, аңа исеме белән эндәштем дә үзем читкә таба борылдым. Ул “әү” дигәч, янына килдем һәм танышып киттек. Хастаханәдә табиб булып эшли икән.
— Эмиль, син әниеңнең туган авылы Ташлыкта шактый еллар игелекле эшләр башкардың. Анда кайтып, сәхнәдәшләрең белән Сабантуйда халыкны күңел ачтырдыгыз. Шәһәр егете булсаң да, шундый уй-ниятләр каян килде икән?
— Элек җәйләрем авылда үтте. Андагы буш йортлар, урамнарда кычытканнар үсеп утыруы эчне пошыра иде. “Нигә бу әби-бабайларның балалары кайтмый икән?” — дип уйлап йөри идем. Шулай бервакыт Түбән Камада яшәүче Рәфыйк абый Фәйзуллин белән сөйләштек тә Сабантуй үткәрергә дигән карарга килдек. 8 ел бу бәйрәмне оештырырга хезмәттәшләрем ярдәм итте. Шуннан соң читтә яшәүчеләр кайтып, йортларын төзәтергә тотынды. Сабантуйга һәркем үз бүләге белән кайта башлады. Соңгы берничә елда илдәге вәзгыять аркасында ул тукталып торды. Киләчәктә дә авыл белән аралар өзелмәсен иде, дигән теләктә калам.
Люция ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|