|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.12.2022 Мәдәният
Камал театрының "Рәшә" спектакле премьерасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Әмирхан Еники повесте буенча "Рәшә" спектакленең премьерасы узды. Спектакльнең инсценировка авторы режиссеры Айдар Җәббаров. Рәссам Булат Ибраһимов. Ут буенча рәссам Ольга Окулова. Спектакль турында: Әмирхан Еникинең «Рәшә» повесте 1962 елда язылган. Татар әдәбияты классикасының иң танылган һәм катлаулы әсәрләре рәтенә кергән әлеге повесть заманында темалар яңалыгы, кешенең эчке дөньясын тирән һәм нечкә итеп сурәтләве белән укучыларда зур кызыксыну уята. Әсәр 1943-1945 елларны үз эченә ала. Вакыйгалар барган урын — Казан шәһәре - Татар АССР башкаласы. Ир-ат һәм хатын-кыз. Ир эш белән тәэмин итү бүлеге башлыгы, ә гүзәл зат шәһәр филармониясе солисткасы. Сәүдә хезмәткәре һәм артист. Алар кышкы салкын көндә очраклы рәвештә тимер юл вокзалында очрашалар. Эшлекле ирнең сәүдә нокталары ревизиясе белән республика авылларының берсенә барышы була. Чибәр туташ та концерт бригадасы составында шул ук авылга ашыга. Кыз шунда ук ирнең игътибарын туры, кыю карашы һәм йомшак елмаю белән җәлеп итә. Ә ир исә, элекке яхшы танышы сыман кызда ышаныч уята... Г.Камал театры сәхнәсендә Әмирхан Еникинең әсәрләре моңа кадәр беркайчан да куелмаган. Проза әсәрләрен үзенчәлекле итеп сәхнәгә куюы белән танылган режиссер ярты гасыр элек язылган әсәр аша бүгенге тамашачылар өчен дә якын һәм актуаль темаларны яктыртачак.
--- |
Иң күп укылган
|