|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.12.2022 Мәгариф
Мәгариф һәм фән министры ни өчен мәктәп укучыларының татар телен белмәвен аңлаттыТатарстанда чыгарылыш сыйныф укучыларының татар телен белмәвендә күбесенчә мохит гаепле, чөнки балаларда телне өйрәнүгә ихтыяҗ юк дип саный ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. Аның сүзләренчә, хәзер мәктәпләрдә телне өйрәтү методикасы үзгәрә, әмма аңа чынлап та ихтыяҗ булырга тиеш. «Ике төшенчә бар – телне өйрәтү һәм балаларга әлеге телне яки әлеге телләрдәге фәннәрне укыту. Бездә сораулар күп булды һәм әле һаман да тәнкыйтьлиләр. Аны шунда ук туктату мөмкин түгел, әмма без методиканы үзгәртәбез» - дип белдерде ул «Татарстан 24» телеканалына биргән интервьюсында.
Министр фикеренчә, коммуникатив технологияләргә күчәргә кирәк. Бүген татар телен барысы да белмәгәнлектән, аудиторияне тәрҗемә итү җайланмалары белән тәэмин итү мөһим, дип ачыклык кертте ул. Шул ук вакытта, әлеге фәнне өйрәнүнең әһәмиятен искәртте. «Татар теле үзеңне чын татар кешесе итеп тою өчен кирәк, чөнки үз телеңне белү кешене баета. Үз телең аша син халкыңның тарихын ныграк аңлыйсың, - ди ТР мәгариф һәм фән министры. – Үз телеңне, мәдәниятеңне, гореф-гадәтләрне белергә кирәк, чөнки алар аша башка мәдәният, телләрне яхшырак кабул итәсең һәм статусыңны күтәрү өчен шартлар тудырасың».
Искәртеп узабыз, 1 сентябрьдән республика мәктәпләрендә яңа фән («Дәүләт теле буларак татар теле») керә башлады, дип яза Татар-информ. Телне өйрәнү өч программа буенча оештырылган: татар телендә белем бирә торган мәктәпләр өчен туган (татар) тел; рус телендә белем бирә торган мәктәпләр өчен туган (татар) тел; рус телендә белем бирә торган мәктәпләр өчен Татарстанның дәүләт теле буларак татар теле.
--- |
Иң күп укылган
|