|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.12.2022 Милләт
Альбина Мәхмүтова вафат булган. Өч балалары ятим калган...Бүген, 24 декабрьдә, татар хәрәкәте активисты - Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы, «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамбленең җитәкчесе Альбина Мәхмүтова авыр операциядән соң вафат булган. Аңа 43 яшь иде. Җирләү урыны, көне һәм вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә, дип яза Татар-информ.
«Самара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыяте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмәнең балалары, туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклашам һәм күркәм сабырлык телим», диелгән өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров хәбәрендә.
2019 елда Альбина ханымның ире, Cамара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыяте, өлкә милли-мәдәни автономиясе мөдире Фәрхәт Мәхмүтов вафат булган иде. Аларның өч баласы ятим калган.
--- |
Иң күп укылган
|