поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Ой, шундый матур песи! Кушаматы ничек моның?
    – Тима.
    – Тимофеймы?
    – Тимерһади.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Октябрь
  • • Раил Садриев - мәдәният хезмәткәре
  • • Фәнис Зыялы - шагыйрь
  • • Ирек Хафизов - актер
  • • Фидаил Зарипов - җырчы
  • • Роза Хәмидуллина - шагыйрә
  • • Владимир Корчагин (1924-2012) - язучы
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
27.07.2008 Сәясәт

РОССИЯДӘ 15ЛӘП ТӨБӘК ҖИТӘКЧЕСЕ АЛЫШЫНЫРГА МӨМКИН

Ел ахырына кадәр Россиядә 15ләп төбәк җитәкчесе алышынырга мөмкин. Киләсе елда исә тагын 16сына кәнәфиеннән баш тартырга туры киләчәк. Шушы көннәрдә "Интерфакс" агентлыгы әнә шундый хәбәр таратты. Әлеге мәгълүматны журналистларга Россия Президенты администрациясендәге түрәләрнең берсе җиткергән. Аның сүзләренә караганда, моннан соң губернаторларны Дмитрий Медведев тәкъдим иткән шартлар буенча билгеләячәкләр.

Төбәк җитәкчесе итеп эре һәм миллиардлаган бюджетлы оешмалар белән ида­рә итү тәҗрибәсенә ия булучыларны гына билгели башлаячаклар икән. Кандидатның яше дә 55тән узмаска тиеш, имеш. Аның каравы, көч структураларында эшлә­мәгән кешеләргә өстенлек бирәчәк­ләр. Иң яхшысы – губернатор кәнә­фиендә утырачак кешенең дәүләт хезмәтендә дә, бизнес тармагында да эшләгән булуы. Медведевның үзе кебек, ягъни мәсәлән. Президент администрациясендәге вәкилнең сүз­ләренә караганда, ил башлыгына губернаторларны билгеләүнең бү­генге системасы ошап бетми. Әйтү­лә­ренә караганда, ул кемнәрдер тәкъдим иткән кешене түгел, ә билгеле шартларга җавап бирүче сыйфатларга ия шәхесләрне сайлау ягында.

 

Хәзергә исә губернаторлар арасында ил халкы өчен бөтенләй таныш булмаган кешеләр дә җитәрлек. Халык исә андыйларны читтән килгән бүтән кешегә алыштыруны хуплый икән. Бөтенроссия иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге тарафыннан уз­дырылган сораштыру нәти­җәләре әнә шуннан гыйба­рәт. Әлеге чара барышында социологлар төбәк җитәкчеләренең эшенә бәя бирергә маташкан. Бу мәсьәләгә Кремльдә утыручылар да игътибар бирә башлаган.

 

Халыкның күбесе Мәс­кәү мэры Юрий Лужков кебек булырга тели икән. Икенче урында – Аман Тулеев. Мондый популярлыкны социологлар бик гади итеп аңлата. Тулеев, мәсәлән, өч тапкыр президентлыкка дәгъва кылды. Лужков исә еш кына ил җитәкчеләре авызыннан чыкмаган белдерүләр ясый. Соңгы вакытта ул халыкара мәсьәләләргә – Курил утраулары, Севастополь кебек проблемаларга да үрелә. Бу исемлектә өченче урынны алган Валентина Матвиенко исә үз вакытында Россия Хөкүмәте башлыгы урынбасары булып эшләде. Аларның ил күләмендәге сәясәтчеләргә әверелүе халыкка төбәктәге проблемаларны да оныттыра.

 

Сораштыруда катнашучыларның күбесе фикеренчә, губернаторлар хирыссызлык, намуслылык, халыкка якын булу кебек сыйфатларга ия булырга тиеш. Ә төбәк җитәкчеләренең кайсылары социаль, икътисад проблемаларын хәл итү, җи­наятьчелеккә каршы көрәш кебек юнәлешләрдә нәтиҗәле эшчәнлек алып бара? Респондентларга әнә шундый сорау да бирелгән. Рейтинг­ның югары баскычларына Минтимер Шәймиев, Александр Ткачев, Борис Громов, Евгений Савченко, Владимир Чуб һәм Валерий Шанцев эләккән. Башкортстан, Омск һәм Новосибирск башлыклары исемлекнең аскы өлешендә.

 

Ничек кенә булмасын, әлеге рейтинглар теге яки бу төбәк җитәкчесенең эшчәнлеген бәяли. Әгәр халык бу кешегә охшарга тели икән, димәк, ул барыбер нинди дә булса өлкәдә уңышка иреш­кән. Ә инде халык чит төбәк башлыгын якын күрә икән, монысы инде үзләрендәге җитәкченең көчсезлеген күр­сәтә. Социологлар менә шулай дип уйлый. Дөрес, "күрше тавыгы күршегә күркә булып күренә" дигән гыйбарә дә бар.

---
Ватаным Татарстан
№ 151 | 26.07.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы