|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.12.2022 Криминал
Дүрт кызны үтерүче: "Һәр төнне төшемә керәләр"Бүген Чакмагыш районара судында иномаркада исерек килеш дүрт кызны бәрдереп үтергән Марс Гозаяровка хөкем карары игълан ителде. Якларның фикер алышуларында прокуратура 13 елга иректән мәхрүм итүне һәм һәлак булганнарның туганнарына әхлакый зыян өчен компенсация сораган иде. Ә соңгылары 15 ел колония һәм 10 миллион сум компенсация бирүне таләп итте.
Марс Гозаяров үзе соңгы сүзендә гаебен тулысынча таныганын, тәүбә итүен белдергән. Гаепләнүче шулай ук һәр төн үлүчеләр төшенә керүен әйтә. Адвокаты судтан Гозаяровка карата йомшак хөкем карарын һәм мораль зыян өчен компенсация күләмен киметүне сораган.
Моннан тыш, адвокат СИЗОда гаепләнүче үзен-үзе үтерергә маташуы турында белдергән.
Суд Гозаяровны 13 елга гомум режимлы колониягә озатты.
Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|