|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.12.2022 Сәясәт
Татарстан Президенты атамасын «Рәис» дип үзгәртергә тәкъдим ителдеТатарстан Президенты атамасын «Рәис» дип үзгәртергә тәкъдим ителде. Бу хакта бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышында билгеле булды. Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин чыгышында Президентны Татарстан Республикасы Рәисе итеп үзгәртү тәкъдимен кертте. Альберт Хәбибуллин әйтүенчә, федераль закон буенча, югары вазифаи зат атамасын Башлык кына дип кенә түгел, ә башкача да атау мөмкинлеге каралган, дип хәбәр итә Татар-информ.
«Кичәге дискуссия нәтиҗәләре буенча, закон проектын кире кагу тәкъдим ителде. Инициатива группасының 37 әгъзасының 33е проектның кайтарылуы турында хатка имза куйган. Калганнар билгеле сәбәпләр аркасында бүгенге утырышта катнашмый. Атна азагына кадәр документ ахырга кадәр әзерләнеп бетәчәк», - диде Альберт Хәбибуллин.
Татарстан парламентының бертөркем депутатлары ТР Конституциясенә үзгәрешләр әзерләгән иде. Алар, шул исәптән, республика Президенты атамасын республика Башлыгы дип үзгәртүне дә күздә тота. Ләкин кичә Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты проектны хупламады, аны эшләп бетерер өчен кире җибәргәннәр.
Татарстан Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Римма Ратникова фикеренчә, «Башлык» республика халкының милли үзенчәлекләрен исәпкә алып бетерми. Ул «Юлбашчы» атамасын кулланырга тәкъдим иткән иде.
--- |
Иң күп укылган
|