поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.12.2022 Шоу-бизнес

Эльмира Сөләйманова ире Дима турында: "Беренче альбомымны миннән качып кына, колакчыннар аша тыңлап йөргән"

2019 елда Эльмира Сөләйманова туган авылым Күчәрбайга концерт белән килгән иде. Форсаттан файдаланып, аңардан интервью алдым. Җырчы хәтердә бик тә гади, ачык, ихлас күңелле, аралашучан булып истә калган. Масаю яисә йолдызлык чире аңа бөтенләй хас түгел. Шушы интервьюны кабатлап бирергә булдык:

Зур артлы телевизорларга алмашка китап калынлыгындагы гына стенага да элеп була торган сыек кристаллы телевизорлар чыккач, кешеләрнең яңадан-яңа каналлар карау мөмкинлеге артты. Безнең гаилә дә, җыр-моңга хирыс булгач, күрше Татарстан каналларын карап куанды. Шунда күреп калдым да инде мин бүгенге көндә бик популяр җырчы, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманованы.
 
Хәзер җырчылар тамашачыны үзенә каратыр өчен ниләр генә кыланмый: ул төсле шоу, ялтыр-йолтыр ачык киемнәр, сәхнәнең иңеннән буена бер көтү биючеләр белән үрле-кырлы сикереп бию дисеңме... Ә менә язмамның герое Эльмира Сөләйманова искиткеч моңлы җырлары белән генә түгел, сәхнәдә үзен-үзе тотышы, тыйнаклыгы, гадилеге белән дә күңелемне әсир итте. Аңардан гүя ниндидер сабырлык бөркелгән төсле, ул чыгыш ясаганда тамашачы игътибары читкә тайпылмый, башкарган җырга юнәлә дә куя. Шуңа аның туган авылым Күчәрбайга килүен белгәч, интервью хакында килешеп куйдым.
 
- Эльмира ханым, кыскача тәрҗемәи хәлегезне сөйләп үтегезче.
 
- Мин Яр Чаллы шәһәрендә туып-үстем, 11 еллык рус мәктәбен тәмамладым. Музыка мәктәбендә баян классы һәм вокал буенча белем алдым. Казан Мәдәният-сәнгать институтына керергә фортепианода уйный белмәвем комачаулады. Шулай итеп, Казаннан кире борылып Чаллыга кайттым. Укырга керер өчен күп уку йортларында документлар кабул итү тәмамланган. Кая барырга? Нишләргә? Шуннан Яр Чаллы янындагы Сидоровка дигән бистәдәге һөнәрчелек училищесына кассир белгечлеге буенча укырга кердем. Шул елларда мине үз концертларына Дәниф Шәрәфетдинов чакыра башлады. 2005 елда Чаллыда “Йолдызлар фабрикасы” үтте. Анда катнаштым, күреп алдылар һәм “Барс-Медиа” компаниясе белән килешү төзедем.
 
- Белүемчә, сез 10 ел сатучы булып эшләгәнсез. Сәхнәгә чагыштырмача соң килгәнсез. Моның сәбәбе нидә?

- Сәхнәдә 10 елдан артык инде мин. Озак еллар концертларны кибеттәге кассир йөге белән бергә тарттым. Концерттан кайтып төнге сменага кибеткә эшкә йөгерә идем. Шуннан көннәрдән бер көнне эштәге сатучы кызлар мине алмаштырмый башлагач, кибеттән киттем һәм үземне тулысынча эстрадага багышладым дияргә була.
 
- Сезне сәхнәдә таныткан беренче җыр нинди ул?
 
- “Синең белән” җыры.
 
- Аншлаг белән үткән беренче концертыгызны хәтерлисезме?
 
-2012 елда “Күңел кошы” программасы белән сольный концертларым зур аншлаг белән үткән иде. Беренче “Алтын Барс”ымны да нәкъ шушы җыр өчен алдым.
 
- Нинди җырларга өстенлек бирәсез? Һәм, киресенчә, нинди җырны сез башкармаячаксыз?
 
- Мин җырлаган җыр талгын, акрын булырга тиеш. Тиз җырлар да җырлый алам мин, ләкин алар миңа бик килешеп бетми төсле. Аннары җырның көе мөһим. Ул тәүдә үк күңелемә ятарга тиеш.
 
- Рамил Галимҗанов белән дуэтыгыз күпләргә ошады. Аның белән юлларыгыз ничек кисеште?
 
- Дуэтлар концерты оештырганнар иде. Миңа дуэт белән җырлардай пар эзләү бик авырга туры килде. Ринат Рәхмәтуллин белән дә, Илназ Баһ белән дә җырлап карадым, ләкин минем түбән тавышыма бары тик Рамилнең тавышы туры килде. Аның белән 2 ел уңышлы гына чыгыш ясадык.
 
- Төркемегездә ничә кеше бар бүгенге көндә?
 
- Барлыгы 7 кеше: 2 баянчы, алып баручы, биюче, тавыш операторы, администратор.
 
- TMTV каналындагы бер тапшыруда сез тормыш иптәшегез рус милләтеннән икәнен әйттегез. Аның белән танышу тарихын сөйләп үтегез әле.
 
- Дима белән 2002 елда таныштык. Көн саен эштән соң мин эшләгән кибеткә кереп ярты ак ипи һәм “Ряба” майонезы ала иде.
 
- Ул кайсы өлкәдә эшли? Инде ничә ел бергә яшәп, ипилек-тозлык булса да татарча аңлыймы? Гаилә корганда никах укыттыгызмы?
 
- Кирәкмәгәнне аңлый. (көлә. – Авт.) Дима “Таттелеком”да җитәкче вазифасын башкара. Никах укыттык. Дима моңа каршы килмәде.
 
- Катнаш никахтагы балалар, гадәттә, бер телдә генә сөйләшә. Сезнең балалар нинди телне үз итә? Дини бәйрәмнәр ничек уза? Тәбикмәк пешерә белгән кебек, кулич та пешерә беләсездер?
 
- 12 яшьлек кызым Диана татарча яхшы сөйләшә. 4 яшьлек улым Артём исә русча сөйләшә. Куличка килгәндә исә, гаилә корганда ук дингә кагылышлы мәсьәләне урап узарга килештек. Бездә Христос сурәте дә эленеп тормый, Аятел-көрси дә. Бар ул минем үземнең догалар язылган кечкенә тәлинкәм. Ләкин ул минем шәхси әйберләрем арасында саклана.
 
- Дима сезнең җырларыгызны тыңлыймы? Сәхнәдә чыгыш ясыйсы киемгә, мәсәлән, я эшегезгә кагылышлы башка берәр нәрсәгә карата үз фикерен белдерәме?
 
- Юк. Ул минем эшемә кысылмый. Концертларыма йөрми, мине өйдә балалар белән көтә. Дөрес, беренче альбомымны миннән качып кына, колакчыннар аша тыңлап йөргәнен белеп калган идем.
 
- Җырчы кешенең тормышы гастрольләрдән һәм концертлардан тора. Үзегез юкта балаларыгызны карашырга кем ярдәм итә?
 
- Ирем һәм әниләребез. Ләкин минем әнием әле эшли, шуңа мин гастрольләргә чыгып киткәндә, каенанам безгә күченеп тора. Ул якында яши, бик уңайлы.
 
- Димәк, каенанадан уңгансыз дияргә дә була?
 
- Әйе. 20 көнлек улымны аңа ышанып калдырып чыгып киттем. Балаларымны бик әйбәт карый, мин канәгать.
 
- Әңгәмә өчен рәхмәт! Иҗатыгызда уңышлар теләп калам.
 

Әлфия ШАКИРҖАНОВА
Өмет
№ --- | 23.12.2022
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»