|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.12.2022 Шоу-бизнес
Эльмира Сөләйманованың якыннары "Матбугат.ру" аша халыкка рәхмәт әйттеЭльмира Сөләйманованың юклыгына күңел әле дә ышанып җитми. Инфаркттан гомере өзелгән җырчы 17 декабрь көнне Тукай районындагы Кече Шилнә авылы зиратында җирләнде. Эльмира Сөләйманованың якыннары "Матбугат.ру" аша халыкка мөрәҗәгать итте. Җырчының ире Дмитрий, әнисе Фидания ханым, энесе Марат рәхмәт сүзләрен җиткерә: «Безгә килгән көтелмәгән олы кайгыбызны уртаклашкан өчен, изге теләкләрегез, биргән сәдакаларыгыз, зурлап озатырга килгәнегез өчен Аллаһының зур рәхмәте яусын! Эльмирабызны рәхмәт фәрештәләре каршы алып, урыны җәннәтләрдә булсын! Барыгызга да сәламәтлек телибез!» - дип белдерә якыннары.
Иннә лиЛләһи вә иннә иләйһи раҗигун...
--- |
Иң күп укылган
|