|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.12.2022 Шоу-бизнес
Иркә: «Миңа оят сезнең өчен! Елмаям һәм елмаячакмын!»Иркәнең бизәлгән чыршы янында елмаеп басып төшкән фотосы халык арасында ризасызлык тудырган. Күп кенә язылучылары, бигрәк тә ир-егетләр моны үз итмәгән. Янәсе, ничек елмая бу хатын, ире сугышта була торып? Бу хакта җырчы үзе яза: «Төнге 00:30. Өй эшләрен карап, салмак музыка куйдым да килеп яттым. Артур белән языштык. «Ятып алам, бүген арылды, эш күп булды», – диде. Нишләгәнен әйтми. «Иртәгә элемтәгә чыгарга тырышырмын», – диде. Күп әйберләр җибәргән идек, шулар барып җиткән. Күп рәхмәтләр әйтте. Миңа гына түгел, төркемемдәге егет-кызларга, хәзрәткә һәм дуслар җибәргән күчтәнәчләр һәм кирәк-яракларга. Булышучылар: «Безгә пиар кирәкми, иң мөһиме – чын күңелдән. Исемнәребезне яза күрмә», – диделәр. Тыңладым, язмыйм, рәхмәт сезгә, меңе белән кайтсын!
Кире сүз башына кайтам. Берничә җирдә, берничә кеше минем елмаеп фотога төшүемне үз итмәгән. Янәсе, ничек елмая бу хатын, ире сугышта була торып? Мин ямьсез итеп язмыйм, матурлап язам, алайса килешмәс. «Вы о чем?» – диим әле. Мине елмаюдан мәхрүм итеп, сезгә җиңелрәк булачакмы? Әле ярар бу сүзләрне хатын-кыз язса! Ир-атлар, сез бөтенләй бутый башладыгызмы кем булып дөньяга килүегезне? Иркә бик дәшми ул, түзә, үткәреп җибәрә. Тик шулай да җитәр яме, «егетләр». Миңа оят сезнең өчен! Елмаям һәм елмаячакмын, Аллаһы Боерса», – дип язган Иркә.
--- |
Иң күп укылган
|