поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Ой, син шундый шәп кыз, кемне дә булса бәхетле итәчәксең инде.
    – Бәлки, сине?
    – Алла сакласын!
Бүген кемнәр туган
  • 18 Июль
  • Дамир Мөхетдинов - дин әһеле
  • Зиннур Хөснияр - язучы
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
22.12.2022 Шоу-бизнес

"Бер мизгел бөтен нәрсәне үзгәртергә мөмкин": Рифат Фәттахов авариягә очраган

Татарстан продюсерлар берлеге җитәкчесе, Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов авариягә очраган. Әлеге хәл Мәскәүдә булган. Бу хакта ул үзе хәбәр итә.

"Матбугат.ру"га билгеле булганча, бәхеткә, продюсер зур зыян күрмәгән.
 
«Кичә авариядә Ходай саклап калды. Әмма кисәтте дә... Беренче нәтиҗә. Әлбәттә, бу хәлгә иң элек безнең таксига китереп бәргән йөртүче гаепле инде. Әмма гаеп миндә дә бар – мин каешны бәйләмәгән идем...
 
Мин 30-35 ел инде машинаның арткы утыргычында йөрим. Ирек, иркенлек яратучы кеше буларак, беркайчан да каешны каптырмыйча, рәхәтләнеп киерелеп барырга яратам. Һәм, Аллага шөкер, 30-35 ел эчендә бер генә авария дә булганы юк иде (күзләр генә тия күрмәсен). Әмма бер мизгел бөтен нәрсәне үзгәртергә мөмкин икән шул. Беренче нәтиҗә: киләчәктә һичшиксез каешны бәйләп йөриячәкмен! Сезгә дә шуны киңәш итәм. Ходай «сакланганны саклармын» дигән бит...
 
Нәтиҗәнең икенчесе. Мин кичә Мәскәүдә бик күп очрашулар үткәрдем: ел ахыры бит. Очрашуның чираттагысы кич белән ресторанда билгеләнгән иде. Ярты сәгатьтән соң очрашу билгеләнгәч, мин тиз генә такси чакырттым. Әмма ул 11 минуттан соң гына киләсе иде, мин аннан баш тартып, икенчесен чакырдым. Ул 3 минут эчендә килеп җитте. Сөенә-сөенә машинага кереп утырдым һәм олы юлга чыгып, 500 метр үткәч, безне арттан машина китереп бәрде.
 
«Ашыгыч ярдәм», ГАИ килгәнче 2 сәгатьләп вакыт үтте. Нәтиҗәдә, мин, әлбәттә, очрашуга баралмыйча калдым...
 
Бу хәл миңа тирәнрәк, фәлсәфи уйлануларга да нигез булды. Бәлки, миңа беренче таксины көтәсе калгандыр... Бәлки, Ходай Тәгаләнең искәртүе, кисәтүедер бу... Бәлки, беркөнлек бу дөньяда безгә саграк булыргадыр, бик ашыгырга, ашкынырга кирәк түгелдер...» – дип уртаклашка Рифат Фәттахов.
 
▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы