|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.12.2022 Хәвеф-хәтәр
Яшел Үзәндә өч баланы янгыннан коткардыларКичә кичке унынчы яртыда 101 номерына Яшел Үзәндә Гастелло урамындагы биш катлы йортта янгын чыгуы турында хәбәр килде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, янгын чыккан урынга 52нче часть чыккан. Секция тибындагы йортның дүртенче катында әйберләрне саклау өчен ярдәмче бинада матрац янганы билгеле була. Бишенче каттан янгын сүндерүчеләр өч баланы – 14 яшьлек ике яшүсмерне һәм 7 яшьлек малайны алып чыктылар.
Янгында беркем дә зыян күрмәде, диелә хәбәрдә.
Фото: фрипик.ру
--- |
Иң күп укылган
|