|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2022 Хәвеф-хәтәр
12 яшьлек бала -38 градуста тундрада ялгызы калганЯмалда -38 градус салкында бер бала тундрада ялгызы калган. Һәм очраклы рәвештә генә коткаручылар ярдәмендә исән калган. Бу хакта “Север-Пресс” хәбәр итә. Агентлык язуынча, коткаручылар 2010 елгы баланы автозимникта (кышкы машина юлы) табып алган. Малай сөйләвенчә, ул әтисе идарә иткән каргизәргә чанада тагылып барган. Кайсыдыр бер мизгелдә каргизәргә тагылган чана бавы, бушап, сүтелгән. Малай утырган чана торып калган, каргизәр белән идарә итүче әтисе моны сизмичә арытаба җилдергән.
Бу вакытта тышта -38 градус салкын булган. Коткаручылар малайны машинада җылыткан, соңрак аның артыннан әтисе килеп җиткән.
Аллаһка шөкер, бар да яхшы тәмамланган.
Фото: ГКУ «Ямалспас» / «Север-Пресс»
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|