|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2022 Җәмгыять
![]() Әтисенә кияүгә чыккан...Русия судьялары гаилә тарихларына бәйле күп серләрне белә. Аларда роман чыгарырлык мәгълүмат җыелгандыр, мөгаен. Күптән түгел илнең Югары суды никахларны дөрес түгел дип тану очраклары турында күзәтүләр җыентыгы чыгарган. Анда сурәтләнгән вакыйгаларның берсе кызының әтисенә кияүә чыуы турында. Бу шаккатмалы хәл Самара өлкәсендә 2018 елда булган. ЗАГС хатыны иреннән 23 яшькә кечерәк булган никахны терки. Хәер, бүген мондый яшь аермасына аптырыйсы түгел: ирләре 30 яшькә яшьрәк булган очраклар да бар. Шуңа ЗАГС хезмәткәрләре дә бу парга артык игътибар бирмәгән, күрәсең. Ләкин бу кешеләр бер-берсенә карата әти һәм кыз булган...
Ни өчен ЗАГСта аларның фамилияләренә карамаганнар дигән сорау туа. Эш шунда: Самара өлкә суды мәгълүматы буенча, 1990 елгы кыз 2010 елда фамилиясен үзгәртүгә гариза тапшыра. Аны әлеге адымга нәрсә этәргәндер – бу хакта әйтелми. Әмма яңа фамилия алган кыз 8 елдан соң үз әтисе белән рәсми никахка керә.
Әлеге хәл турында өлкә прокуроры белеп кала. Аңа бу мәгълүматны кем җиткергәндер – анысы да билгесез. Ләкин прокурор никахны дөрес түгел дип тану турында дәгъва бирә. Самара суды, әти белән кызның якын туганнар икәнлегенә таянып, бу никахны дөрес түгел дип таный.
Русиянең Гаилә кодексы якын туганнар (әти-әнисе белән балалары, бертуганнар) арасында никах теркәүгә рөхсәт бирми. Әти белән кыз исә законны алдарга тырышканнар, ләкин килеп чыкмаган.
Фото: Фрипик.ру
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|