|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2022 Җәмгыять
Флүрә Низамова: "Әллә тычкан чире инде?.."КДУның татар филологиясе факультетын тәмамлаган, Илһам Шакиров бригадасында җырлаган, филармониядә эшләгән, аннары озак еллар "Татарстан яшьләре" газетасында эшләде, шул ук вакытта Гадел Низам псевдонимы астында бик шәп шигырьләр язучы журналист Флүрә Низамова авырып китүе турында хәбәр итә. Үзенең ВКонтакте битендә ул болай дип яза: "Чирләп киттем әле. Шимбә көнне кызыша башлаган идем, инде дүрт көн буена тән темпеатурам 38, 5 тә 39 градуска тирбәлә, ә төшәргә уйламый да, Әле моны көч-хәл язып утырам. Дүрт көн инде авызыма берни капканым, судан гайре... Шунысы кызык: ютәл дә юк, томау да, бары тик кызышам гына һәм бөтен тәнем кыйналган кебек авырта. Безнең якта "Тычкан чире" дип сөйлиләр,бик күп кеше авырый, күбесе булнистә ята. Мин дә өйне бикләп китәр идем дә, этемне һәм песиләрне кем ашатыр? Менә ул, ялгызлыкның нинди начар нәрсә икәнен шушындай вакытта аңлыйсың икән ул! Әллә чынлап та шул зәхмәт инде? Югыйсә, тычканнар белә аралашканым да юк ...." - дигән ул.
Аның бу язмасы астында күпсанлы комментарийлар да калдырганнар:
Тычкан чире булса, күз алмасы тирәләре кызара. Алма ашагыз, катык эчегез әле... Күренергә дә кирәк инде.
Тычкан чире түгел. Грипп шулай бик вата бит. Дәвалансаң, 1 атнага, дәваланмасаң, 7 көнгә сузыла диләр. Тизрәк савыгырга язсын.
Үзең турында кайчан уйлый башларсың икән инде син?!!!. Эт белән мәчегә берни булмый. Син ныклап авырсаң нишләрбез?!!!
Бу араларда бик кеше авырый. Сезонлы хэм вакытлы авыру гына була курсен. Телисенме-телэмисенме, белэлэрме-белмилэрме барыбер врачларга куренеп анализлар тапшырым, хичъюгында нэрсэ икэнен белергэ кирэктер, могаен. Аннан дэваланырга булыр. Эт-мэчене куршелэргэ дэ эйтеп калдырып булыр. Анысы зур кайгы тугел. Флюра апа, тизрэк терелеп якка басарга язсын. Синен матур-матур шигырьлэренне, фикерлэренне укуып куанырга насыйп итсен - дип теләктәшлек белдерә язылучылары.
--- |
Иң күп укылган
|