поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.02.2011 Аш-су

Чи ризык ашаучылар

Наилә белән Илдар Әхтәмовлар Казанга терәлеп үк урнашкан Күлсәет авылында ике катлы зур йортта яшиләр. «Күченеп килгәндә, шәрә стеналар гына иде, бөтен ремонтны үз кулларыбыз белән ясадык», – дип сөенеп сөйләделәр. Сөенерлекләре дә бар: матур, зәвыклы итеп бизәлгән бүлмәләрен сокланып карап йөрдек.

Өй алды бакчаларына да тырыш кул көче кергәнлеге әллә каян күренеп тора. Нинди генә төр яшелчә, җиләк-җимеш үсми анда! Җыелган уңышның исәбе-хисабы юк. Алай гынамы, алгы якларында, аш, йокы бүлмәләрендә, хәтта залда да үз бакчаларында үскәне генә түгел, көньяк җимешләренең дә әрҗә-әрҗә тулып ятуын күргәч, гаҗәпләнүебезнең чиге булмады.

 

Дөрес, нинди йортка килүебезне белә идек анысы. «Чи ризык белән генә тукланалар (сыроедлар)», – дигәннәр иде алар турында. Тик бу кадәр үк булыр дип көтмәгән идек. Үзләре әйтүенчә, табигатьтән нәрсәне өзеп, пешермичә генә ашап була, өстәлгә бары тик шулар гына куела икән. Кишер, кәбестә, кыяр, помидор, мәсәлән... «Бәрәңгене дә татып караган идек, ошамады», – диделәр. Без килгәч, табынны бик мулдан кордылар. Матур савытларга виноград, карбыз, персик, алма ише тәгамнәр салып, чикләвекнең әллә ничә төрен салып чыгардылар. Топчанга («Мин Таҗикстанда туып үстем, шуннан калган гадәт», – диде Наилә) аякларыбызны бөкләп менеп утырдык. Әңгәмәбез дә, билгеле инде, шушындый яшәү рәвеше турында барды.

 

– Сез мондый тормышка ничек күчтегез? Аның берәр җитди сәбәбе бармы?

 

Илдар: Авырлыгым 98 килога җитте бервакыт. Ашап туя алмыйм, соңыннан селкенергә хәл калмый, йөрәк сикерә, коточкыч тирләтә. Бервакыт очраклы рәвештә генә интернеттан ризыкны чи килеш ашаучылар турындагы язмага тап булдык. Фәнни мәгълүматлар да китерелгән. Кызыксынып киттек. Баксаң, безнең үзебездә дә моңа кагылышлы китаплар бар икән. Шуларны өйрәнеп, ашау рәвешебезне акрынлап үзгәртә башлаган идек, уңай якка бик күп үзгәрешләр сиздек. Аннары инде ныклап торып тотындык. Авырлыгым ел ярым эчендә 72 килога калды. Авыр физик хезмәтне дә бик җиңел эшли башладым. Тирләүнең ни икәнен белмим, тәннән начар исләр дә килми. Ул ис пешкән ризык ашау аркасында килә бит. «Тере» ризык череми, әчи генә. Башкалар кебек тәмсез исне яшерер өчен безгә сагыз чәйнәп йөрергә кирәк түгел. Ипи ашамый башлагач, тешләр, уртлар ныгыды, сару кайнаулар, баш авыртулары бетте, пеләшемә чәч үсә башлады.

 

Наилә: Мин элек тә ит ризыгы ашамый идем. Теләгем юк иде. Кунакка-фәлән барганда, гаеп итмәсеннәр дип, кош ите генә кабыштыргаладым. Анда да соңыннан апатия башлана, хәлем китә иде. Халык чәйдән башка тормышын күз алдына китерми, ә мин аның да яшелен генә эчә идем. Хәзер бернинди чәй, кофе ише эчемлекне бар дип тә белмибез, чишмә суы гына эчәбез. Анысы да күп кирәк түгел. Җиләк-җимеш, яшелчәнең 90 проценты болай да судан тора бит.

 

– «Чи ризык ашау» дигәнне без ничек аңларга тиеш?

 

Илдар: Җылытып эшкәртелмәгән (пешерелмәгән, кыздырылмаган) үсемлек ризыклары. Моңа сөт ризыклары керми. Балык ашарга була – тозлысын яисә чи килеш. (Эвенкларны гына алыгыз – туң балык белән тукланалар, үзләре иң озын гомерле булып исәпләнә.)

 

– Мондый туклануга күчү җиңел булмагандыр?

 

Илдар: Организм өчен һәр күчеш чоры ансат кына бирелми инде ул. Аның каравы, соңыннан бөтенләй икенче төрле тормыш белән яши башлыйсың. Көчең, энергияң арта. Без менә бу йортка ремонтны үзебез эшләп чыктык. Цементны көненә әллә ничә тапкыр берүзем болгата идем. Күршеләр шакката, каян килә сиңа мондый көч, дип. Ә бит элек боларның яртысын да эшли алмый идем. Алай гына түгел, рухи яктан да чистарынасың. Күңел төшенкелеге, киләчәккә өметсезлек белән карау дигән нәрсә юк хәзер. Элек мин материалист, атеист идем. Хәзер ниндидер илаһи көч барлыгына ышанам.

 

– Ә балаларыгыз Фәридә белән Раушан моңа ничек кереп китә алды?

 

Наилә: Без аларны мәҗбүр итмәдек, үзләре безнең арттан китте. Урамда йөргәндә, пешкән ризык исе килсә, Раушан икеләнеп куя иде кайчак. Мин әйтә идем, ризыкның бөтен тәме исенә чыга, үзе алай ук тәмле түгел ул, дип. Хәзер алар үзләре безне өйрәтәләр. Хәтта йорттагы песиләрне, этне чи килеш ашарга өйрәттеләр: карбыз, кавын кабыкларын да ашыйлар.

 

Илдар: Балаларга мондый системага күчү җиңелрәк. Аларның организмы әле «бозылырга» өлгермәгән. Пешкән ризык наркотик кебек бит ул. Озаграк яшәгән саен, аннан арыну кыенрак.

 

– Ә моны туганнарыгыз, дусларыгыз ничегрәк кабул итте?

 

Илдар: Аңлап. Без бит алардан бөтенләй аерылмаган, кунаклар килсә, өстәлне аларча да әзерли алабыз. Бакчабызда шашлык пешерү җайланмасы да бар. Үзебез ашамасак та, якыннарыбызны хөрмәт итү йөзеннән анысын да эшлибез. Дусларыбыз арасыннан безнең яшәү рәвешен кабатларга тырышучылар да юк түгел.

 

– Хатын-кызның урыны – кухняда. Сез мондый нәрсәдән мәхрүм булып чыгасыз бит инде?

 

Наилә: Элек кухня күпме вакытны ала иде! Азык-төлекне алып кайтасың, эшкәртәсең, пешерәсең, гаиләңне ашаткач, җыештырасың... Элеккеге кебек көнгә өч тапкыр өстәл тирәсенә җыелышып ашау юк бездә хәзер. Кем нәрсә, кайчан ашыйсы килә, бара да ашый. Хәзер шул вакытны башка, файдалырак нәрсәгә сарыф итәбез.

 

Илдар: Цивилизация ашауны культка әйләндерде. Әйе, ул җитештерүчеләргә кирәк. Барлык кеше чи ризык ашауга күчсә, бөлеп бетәчәк бит алар! Хастаханәләрнең, даруханәләрнең дә кирәге калмаячак.

 

– Ә финанс ягыннан ничек? Болай туклану бик кыйммәткә төшмиме соң?

 

Илдар: Чагыштырып караганыбыз юк, сәламәтлек кыйммәтрәк. Ә исәпләп карасаң... Ит ризыгы сатып аласы юк, супермаркетларга йөрмибез.

 

Наилә:  Хәзер дарулар да арзан түгел, сырхауханәгә барсаң да күп кирәк. Ә без боларның берсенә дә мохтаҗ түгел. Чи ризык ашый башлаганнан бирле бөтен чирләр юкка чыкты. Ашкайнату системасы җайга салынды, кан тамырлары чистарды. Элегрәк, профилактика максатыннан, 3-7 көн ач торуга да күчеп ала идек, аның да файдасы бар иде. Ә хәзер моның безгә кирәге юк.

 

Илдар:  Мин балачактан хроник салкын тиюдән интектем, ютәл белән бик азапландым. Миңа май салынган кайнар сөт эчерәләр иде. Баксаң, дәваламый гына түгел, бик зыянлы нәрсә булган икән ул. Чи ризыкка күчкәч, мин ул чирнең ни икәнен дә белмим. Чөнки мондый ризыкта аксымны тарката торган ферментлар бар, ә бу грипп, салкын тию кебек чирләргә каршы торучанлыкны арттыра. Моңа алданрак керешсәк, балаларыбызны бишектән үк дөрес тәрбияли башлаган булыр идек. Хәтерлисездер, яшь балага кишер, алманы угычтан уып бирсәң, ул аны бик теләп ашый. Ә ботка-фәләнне төкереп чыгара, ашамый, көйсезләнә. Раушан җиде яшенә кадәр кыздырылган бәрәңге ашарга яратмады. Ә без аны шул зыянлы ризыкка көчләп өйрәттек. Сыр, майонез ише ризыкларны да яратмый иде. Ягъни нормаль баланы, мәҗбүр итеп, зыянлы ризыкларга ияләштерергә теләдек. Хәзер шул хаталарыбызны үзебез төзәтәбез инде.

 

– Ишеткәнем бар: симез, ябыгырга теләгән кешеләр чи ризык ашауга күчәләр. Чөнки яшелчә, җиләк-җимешнең калориясе аз, ә клетчаткасы туклану хисе тудыра. Өстәвенә моңа ризыкта тоз, шикәр булмавы да ярдәм итә. Ә сезгә, Наилә, бу нәрсә янамый кебек, сез болай да төз, зифа...

 

Наилә: Илдар, дөрестән дә, үзенең элеккеге вакытына әйләнеп кайтты. Ә мин, киресенчә, чи ризыкка күчкәч, өч килога тазардым. Димәк, һәркемгә файдалы дигәнне раслый инде бу.

 

– Кеше һәртөрле ризыкны да ашау өчен яратылган. Үсемлек ризыклары аның организмын аминокислоталар белән тәэмин итә алмый бит...

 

Илдар: Әгәр ул бөртекле продуктлар белән генә туенса, бу шулай булыр иде, аларда, дөрестән дә, аксым тулы кыйммәтле түгел. Әмма, күреп торасыз, бу безгә кагылмый.

 

– Сезнеңчә яшәү рәвешенә күчәргә теләгән кешеләргә нинди киңәш бирер идегез?

 

Илдар: Моның өчен, билгеле, алдан әзерлек таләп ителә. Бу хактагы махсус әдәбият белән танышырга кирәк. Гадәти тукланудан чи ризык ашауга күчү – организмны тулысынча үзгәртеп кору дигән сүз. Үзеңнең ашказаны-эчәк трактыңны гына түгел, гомумән, организмыңны бик яхшы өйрәнергә, түземлегеңнең, вакытыңның ни дәрәҗәдә икәнлеген аңларга кирәк. Аннары моңа акрынлык белән, бик сак килү сорала. Мәсәлән, башта иртәнге, аннары акрынлап кичке ашта да яшелчә, җиләк-җимеш белән генә тукланып, көндезгене пешереп ашыйсың. Аннары тулаем чи ризыкка күчәсең. Әмма, әйткәнемчә, әзерлексез-нисез бу эшкә тотынасың икән, белеп торыгыз: моның бик аяныч (хәтта үлем белән!) төгәлләнүе мөмкин.


Ләлә ГЫЙМАДИЕВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»