|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.12.2022 Шоу-бизнес
![]() Азат һәм Алсу Фазлыевка уллары: "Балагызны карамыйм. Монысын да караганыгыз юк"Азат Фазлыев «ТМТВ» телеканалындагы «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында гаиләсендә булган кызыклы вакыйга турында сөйләде. Баксаң, җырчы 4 нчегә бәби алып кайту-кайтмау темасын кузгатып, Аяз исемле 14 яшьлек улларын куркуга калдырган. Азат бу хакта болай дип шаярта: "Улларым кызны нык яраталар. Күп вакыт алар карый, дисәм дә, ялгыш булмас. Күп вакыт кыз абыйлары белән залда. Без эшләгәч, телефонда утыргач, күбесенчә алар карый. Бу – яшерен әйбер түгел. Без аларга бик рәхмәтле.
Беркөнне котырткан идем. Алсу, ике малай һәм ике кыз булса, тагын да күңелле була бит инде, дип. Аяз күзләрен зур итеп ачты.
– Ничек? Дүртенчесен алып кайтасызмы әллә?
– Планда бар иде.
– Балагызны карамыйм. Монысын да караганыгыз юк. Әби белән мин карыйм", - дип белдергән Аяз.
--- |
Иң күп укылган
|