поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.02.2011 Җәмгыять

Бабайның доллары кайда? яки Туганнарны ызгыштырган "акча җене" турында

Мамадыш районы Югары Ушмы авы­лыннан килгән хатны укыгач та, аптырап калган идек (7 гыйнвар, 2011). Соңрак Түбән Ушмыдан да шалтыраттылар. Инде бу хәлләрне ачыкламыйча ярамас дип юлга чыктык. Сәфәребез Сәләхетдин абый рухына дога булып барсын.

Туганлыкны бозган доллар

 

Туганнар арасында мал бүлү, йорт дәгъвалау кебек хәлләргә күнегеп тә барабыз бугай. Әмма сезнең Бөек Ватан сугышына китеп хәбәрсез югалган, әлегә кадәр язмышы ачыкланмаган бабайның җанын тынгысызлаганнарына шаһит булганыгыз юктыр әле. Сәләхетдин Җиһанша улы Җиһаншин 1941 елның көзендә Мамадыш районы хәрби комиссариатыннан сугышка китә. Соңгы хаты Сталинград сугышына керер алдыннан килә. Шуннан соң "хәбәрсез югалды" дигән язу алына. Сәләхетдин абый белән Сәрбиямал апа гаиләсендә сугышка кадәр үк өч бала кала: Хөсәен, Муллахәсән һәм Нурания. Сугыш еллары, аннан соңгы вакыттагы авырлыкны сөйләп кенә бетерерлек түгел бит инде. Сәрбиямалга да, балаларга да бер дә рәхәт булмагандыр. Әмма гаилә үзенең тырышлыгы белән аякка баса. Балалар исәя, укый, эшли башлыйлар. Иң өлкәне Хөсәен тырышып-тырмашып укып, белем эсти. Башта укытучы, аннан парторг булып эшләгән абый кеше башка туганнарына һәрчак ярдәм итәргә тырыша. Татар гаиләсендә авырлык гомер-гомергә иң зур бала җилкәсенә төшкән бит. Хөсәен күршеләрендә генә яшәүче үзе кебек укытучы кызга өйләнә. Соңрак энекәше дә, сеңелкәше дә үз тормышын кора. Һәр ояда балалар дөньяга килә, уллар-кызлар үстерәләр. Моңарчы көнкүрештәге мәшәкатьләр, борчулар берни булмаган икән ул. Бүген бер авылда яшәп, бергә-бергә гомер иткән туганнар арасында ниндидер кара мәче үтеп йөри. Аның башланганына да 15 еллап вакыт узып бара. Бер-берсеннән шикләнеп, үзара гаепләшеп, кемнедер каралтып яшәү кемгә-кемгә, әмма туганнарга һич кенә дә килешә торган гамәл түгел инде. Моның сәбәбе нәрсә дисезме? Сәләхетдин бабайның җибәргән долларлары талаштыра боларны.

 

Бөек Җиңүнең 50 еллыгы алдыннан Түбән Ушмы халкы гына түгел, бөтен Мамадыш Сәләхетдин Җиһаншин җи­бәргән доллар хакында сөйли. Имеш, ул Сталинград сугышында әсирлеккә эләккән. Аннан соң Америкадамы, Германиядәме яшәгән. Җиңүнең 50 еллыгы алдыннан вафат булган һәм мондагы балаларына акча җибәргән. Чит илдә бабай бай тол хатынга йортка кереп, анда да малае булган, диләр. Менә шундый имеш-мимешләр бүген бер нәселнең өч тармагы булган гаиләләрне сүзгә китергән. Долларны беркемнең дә күргәне юк, әмма һәркайсы аны башкалары алган дип бара. Йорт салсалар да, машина алсалар да, хәтта идәндәге келәмнең дә долларга алыну ихтималы бар икән. Бу хәлләргә бармак аша көлеп кенә карарга да мөмкин булыр иде. Тик солдат Сәләхетдиннең өч баласының өендә булганнан соң, минем көләсем түгел, ә елыйсым килде. Чын мәгәр, берсенең дә бу доллардан баш тартырга те­ләмәгәнен дә, хәтта килеп чыккан низагка нокта куймаячакларын да аңладым.

 

Төпчек кыз

 

Хатны да төпчек кыз Нурания апаның кызы Гөлнур язган иде безгә. "Бу хәлләргә нокта куярга килсәгез дә, конфликт беркайчан да бетмәячәк", – дип каршы алды ул безне. Иң гаҗәбе, бу кузгалган бәхәснең чоңгылдагы су кебек болганып торачагын төшендерде. "Без аларга бер сүз ирештергәнебез юк. Үзебез эшләгән акчаның игелеген күрергә язсын. Йортны да үзебез салып чыктык, әле эшләнәсе җирләре дә шактый. Әнинең кан басымы югары, юк-бар белән аны борчымасыннар дип, аптырап яздым", – дип сөйли Гөлнур. "Бөтен булган хикәятне кемдер чыгарып ята. Бабай исә, акчаларын кече баласына атаган, дип әйтәләр. Тик безнең доллар күргәнебез юк. Ә аларның бит без алган дип әйтәселәре килә. Шуның өчен тавышланып яшиләр. Үзләре алсалар да, сүз әйтмибез. Алган очракта, барыбер күрәчәкләр...", – бу юлларны махсус язуымның сәбәбе дә бар, һәр йортта диярлек бер-берсенә карата шундый фикер әйттеләр һәм мин моңа гаҗәпләнми дә башладым.

 

Кеше сүзе кеше үтерә, ди­ләр, бу очракта да шулай. Берара әлеге доллар хакындагы бәхәс тынган, 4-5 ел вакыт үткән, онытылган да булган икән. Хәзер яңадан калкып чыккан. Үзара очрашканда да алар бер-берсенә: "Долларларны сез алдыгыз", – дип кенә эндәшә икән. "Электән үк әнинең олы абыйсының гаиләсе белән аралашып яшәмәдек", "без ул долларның килгәнен дә, килмәгәнен дә белмибез. Энебез Әсгать 1990 нчы елларда олы абыйның улы Раифларга хәл белергә кергән була. Шуны да гаеплиләр. Раиф абый бервакыт, мин бабайның варисы, дип үзе әйтте, аптырап калдык. Алар башламаса, бу сүзләр булмас иде", – дип сөйли ул. Шулай да Гөлнур ападан чыгып киткәндә, доллар чыннан да бармы соң ул, дип сорамыйча булдыра алмадым, әллә юктыр ул, дим. Бардыр ул, дип җавап бирделәр миңа. Югары Ушмыдан без Гөлнурның әнисе янына Түбән Ушмы авылына юл тоттык. 77 яшен тутырган ябык кына гәүдәле апа кан басымы авыруыннан изалана. Юк кына сүзгә дә кәефсезләнә башлый икән. Туганнары белән артык аралашып яшәмәсәләр дә, хәл белергә туганы Муллахәсән абый кил­гәли, ди. "Гөлнур дөрес язган. Әле акчаның олы абыйның улы Илсурның хатыны исеменә күчерелгәнен дә ишеттек. Без бу хәлләргә чыдый алмыйбыз", – дип сүзгә кушылды Нурания апаның кечкенә кызы Зөлфия. Доллар дигәннәре безне тәмам чирләтте, диләр алар. Бу гаилә акчаны олы абыйлары Хөсәеннең улларында дип саный.

 

"Бездән доллар сорыйлар. Аның барлыгына кайчак ышанып та куям, ышанырга да белмим", – ди Нурания апа, аптырап. "Апа, сезнең долларның нинди икәнен күргәнегез бармы соң?" – дип сорыйм. "Ю-ю-ук", – дигән җавап ишетәм. "Әти фронтка көзен китте. Соңгы хатында, сугышка керәбез, хәер-догагыздан калдырмагыз, дип язган булган. Әни гарәпчә укый белми иде, күрше­ләргә алып кереп укытканын хә­терлим", – дип ис­кә ала Нурания апа. Рәтле-башлы капканың икенче ягына да чыкмаган Нурания апа бу хәлләргә бик гаҗәп­ләнә. Абыйсы Хөсәеннең хатыны Нурлыбикә гаиләсенең Зөлфия эшлә­гән базарга килеп гауга чыгарып йөрүләрен дә сөйләде алар. Бу ке­шеләр белән аралаша торгач, шундый кызыклы хәлгә юлыктым. Бу гаиләләрдә чынлап торып башкаларның керемен саныйлар. Мә­сәлән, кемгә ниндидер акча килеп торганы да, кемнеңдер фатир алганы да гаҗәпләндерә аларны.

 

"Минем малаем фатир алырга лаек түгелмени? Доллар кирәк түгел безгә, пенсиям җитә", – ди Нурания апа аптыраганнан, каршылыклы фикерләр уятып. Миңа калса, булмаган, күрмәгән долларны эзләү, бер-береңә нахак бәла ягу бик куркыныч. Гөлнур, Зөлфия турында гына әйтүем түгел, башкаларга да кагыла.

 

Төпчек малай

 

Муллахәсән абый – Сәлә­хетдин абыйның икенче улы. Доллар хакында сүз кузгаткач: "Булмагандыр ул, булмагандыр. Әмма сүз болай гына чыкмый ул. Ачыктан-ачык сөйләшәләр икән, үзләренә килгәнгә әйтә­ләр", – диде ул. Аңа сентябрь аенда 80 яшь тулган. Шулай да бабай "аның ише мәсьәләне миннән яшерделәр, бәлки алып та яталардыр" дип саный. Улы Хәлим абый да ул елларда әлеге акчалар хакында бөтен район шаулаганын әйтә. Сәләхетдин солдат 1943 елның 19 ноябрендә һәлак булган дигән хәбәр дә бар. Бер үк вакытта әниләре Сәрбиямал апа янына 1945 нче елларда Түбән Якенең бер кешесе килүе хакында да сүзләр йөри. Сәлә­хетдин турында хәбәр итәргә килгән була ул. Беренче килүендә хуҗабикәне өйдә туры китерә алмаган. Чынлыкта исә Сәләхетдин исән калган, тик кайталмаган, дигән сүзләр ишетелә. Аннан Сәлә­хетдин абыйның документларда фамилиясенең Кәбиров йөрү ихтималы барлыгын да әйтәләр, ягъни Кәбиров Сәләхетдин Җиһанша улы булып сугышта йөрмәдеме икән?

 

Муллахәсән абый долларның барлыгына "Кисәк-кисәк ышанып та куям", – диде. Әмма йортларының да долларга эш­ләмәгәннәрен, килен кеше бала ялы акчасына бозау алып үстереп өй салып чыгуларын сөйли. Шулай да киленнең күрше районнарда яшәүче абыйсына, сезнең кызыгыз бай, долларга яшиләр, дигәннәрен ишетеп шаккатканнарын сөйлиләр. relaxinfo.ch Шулай да авыл халкы сүзне иң беренче Әсгатьтән, ягъни Нурания апа малаеннан чыкты, дип саный. Шул елларда машина ала ул. Бәлки сүзнең куеруына бу да сәбәпче булгандыр.

 

Өлкән килен

 

Онытылган сүзнең очы чыгуга, безнең капчыктан тишеп чыгуына сентябрь аенда Сәлә­хетдин бабайның олы улы Хөсәеннең хатыны Нурлыбикә апаның Муллахәсәнне туган көне белән котларга килүе сәбәп була. Имеш, Нурлыбикә апа шунда доллар хакында сүз кузгаткан. Соңрак Муллахәсән абый бу хакта сеңлесе Нураниягә барып сөйләгән. Аннан төпчек кыз йортында сүз куерган. Шуннан борчулы хат безнең редакциягә килеп кергән.

 

Кем сөйләсә, шул хаклы, дип бик дөрес әйтә безнең халык. Газетада басылган хатка чыннан да бик рәнҗегән Нурлыбикә апалар гаиләсе. "Кайлардан белик, без гел тикшермәдек. Сезгә доллар килгән икән, дип сөй­лә­деләр. Ул вакытта ирем дә исән иде әле", – дип сөйли Нурлыбикә апа. "Бу сүзнең чынлыгын белүче юк", – дип кушыла аның кызы Нәсимә. Бу хакта сүз кузгалгач, күп еллар элек Әсгатьнең: "Бабайның хәрби частен белмисезме, аны белсәң, ачыклап була икән", – дип йөр­гәнен дә искә алды алар. "36 ел каенана белән яшәдем. Ана хакын хакладым. Минем Ходай каршында гаебем юк. Абыйларын да рәнҗеткән язма бу", – дип борчыла Нурлыбикә апа. Уллары Илсур белән Раифны доллар алуда гаепләүләренә дә шакката ул. "Нәрсә генә эшләсәк тә, имеш, долларга эшләтәбез икән. Әсгать белән бер мәктәптә эш­ләдек. Аралаштык, әмма ул доллар хакында сөйли башлагач, болай булгач, туганлык өзелә", – дидем ди Нәсимә апа. "Ничек хезмәт хакына гына яшәп, йорт сала аласыз?" – дигән сүзләре дә йөрәгенә кадала. Аның: "Бүген бит йортны бөтен кеше салып керде, тырышып-тырмашып булдырасың бит... авылдагы башка кешеләр дә долларга салганмыни инде?!" – дип гаҗәп­ләнүе дә юкка түгел.

 

"Бу рәнҗешкә түзәрлек тү­гел, чын-чынлап җанны талау бара. Без хәзер дөреслек эзлибез. Җавапны милициядә бирерләр", – ди Нурлыбикә апа. – "Мин долларга ышанмыйм. Уема да кертеп караганым юк. Долларны алган булсак, Сазлык урамында яшәмәс идек. Берәр чит илгә чыгып киткән булыр идек", – дигәннәренә дә шаккатасы юк.

 

Соңгы сүз

 

Бу язмада һәр йорт эченә кереп сөйләшкәннәрнең өчтән бере дә язылмады. Әгәр дә кемнеңдер сүзен сүз итеп язсам, икенчеләр шул сүз артыннан куа китәчәгенә иманым камил. Акча бүлешкәндә ата-ана һәм туганнар хакы да онытыла шул ул. Иң гаҗәбе: һәр гаилә үзенчә әйбәт, әмма башкалары гаепле. Судан мунчала үрү кайчанга кадәр дәвам итәр икән? Шулай да бу язма доллар бүлешә алмаган туганнарга иптәшләр суды булып яңгырасын иде. Газапланып сугыш кырларында йөргән, әлегә кадәр язмышы билгеле булмаган Сәләхетдин абыйның җаны да бу хәлләргә, мөгаен, сызланадыр. Бәлки ул Сталинград сугышында ук һәлак булып, туганнар каберлегенә күмелгәндер? Бәлки әле дә җәсәде күмелмичә, җир өсләрендә ятадыр? Туганнарга бергәләшеп менә шуны ачыклыйсы һәм бабалары рухына дога ирештерәсе иде.


Рәсимә МУЛЛАЯНОВА
Ватаным Татарстан
№ | 25.02.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»