поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.12.2022 Шоу-бизнес

Динә Латыйпова Эльмира Сөләйманова турында: “Кем уйлаган?! Кем уйлаган соңгы сөйләшүебез дип!”

Җырчы Динә Латыйпова вакытсыз гомере өзелгән Эльмира Сөләйманова турында хатирәсе белән бүлешкән. Ул болай дип яза:

“Эльмира балакаем! Дога кылганда, рухына дип... тел көрмәкләнә, ялгыш әйтәм кебек… Югыйсә бу доганы, күркәм дәрәҗәләрен бир, юлларында әйбәт кешеләр насыйп ит, дип теләк теләп кыласы чак та бит! Хуш, нанам... Әниеңә, балаларыңа, иреңә, туганнарыңа күркәм сабырлыклар бирсен Раббым. Йөрәк елый... сызып, әрнеп, кисеп.
 
Без  синең белән, Эльмира, соңгы тапкыр җәй көнне телефоннан сөйләштек. Хәтеремдә. Һәр бер сүзең, җөмләң, көлүең. 
 
Син безне Аксубайга, ялгышмасам, туган авылыңа Ибрайга чакырдың. Сөйли башлаганчы болай дидең:
– Динә апа бәгырем, юк дип әйтмә яме!
– Нәрсәне? – дим.
– Юк, әйтмисеңме, аннары әйтәм, – дисең.
– Беренче әйт! – дим.
– Сабантуйга, бу атнада. Миңа чыктылар, кайтырга, булышырга кирәк, – дидең.
– Юк, – дигәнемне сизми дэ калдым, чөнки ул көннәр буш түгел иде.
– Ну, Динә апа, давай, тырыш әле, монда алдан эшләрсез дә китәрсез, анда да өлгерерсез, – дигәч:
– Булмый, нанам, – дим.
–    Ярар, алайса икенче елга, – дидең дә, үз хәбәрләребезгә күчтек. Рәхәт иде синең белән сөйләшергә. Үз итә, яшьне дә, олыны да тыңлый белдең. Синең үзеңне дә тыңларга кызык иде. Вакытыбыз тар булса да, мин дә, син дә трубканы куясыбыз килми. Шул арада сер сөйләшеп алдык. 
 
Кем уйлаган?! Кем уйлаган  соңгы сөйләшүебез дип! Күз алдымда тагын бер хатирә.
 
Барс Медиа компаниясе белән Мәскәүгә барабыз. Ниндидер концерт. Бәлкем «Татар җыры» булгандыр.
Юлда йоклап киттек. Өстемә кемдер җылы әйбер китереп япты. Күземне ачсам, Эльмира син үзеңнең  мехлы плащ пальтоңны минем өскә салдың. Кара төстә матур, якалы плащ  пальто иде ул.
 
– Йокла, Динә апа, йокла, туңма! – дисең бәбекәчем.
–    Кирәкми, үзеңә ябын, – дим.
–    Мин җылы киенгән, туңмыйм, одеялым бар, – дип пәлтәнне өстемә җайлабрак, төзәтеп куйдың. 
 
Шушы җылың мәңге күңелемдә сакланыр Эльмира бәгырькәем! Тыныч йокла, моңлы сандугач!” – дип уртаклаша Динә Латыйпова.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 19.12.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»