поиск новостей
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
  • 26.06 "Гөлчәчәк". Кариев театры, 20:00
  • 27.06 "Яратып туялмадым". Кариев театры, 18:30
  • 28.06 "Суперкияү". Кариев театры, 18:30
  • 29.06 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 11:00
  • 29.06 "Матур City". Кариев театры, 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 23 Июнь
  • Әмирҗан Моталлапов - балалар язучысы
  • Җәүдәт Миңнәхмәтов - эшмәкәр
  • Әнәс Хәсәнов - язучы
  • Римма Никитина - җырчы
  • Диван ике кресло сатыла. Коричневый төстә Уртача хәлдә. Бәясе 4.000. Казан шәһәре. 89033133608
  • Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Продаётся 1 комнатная квартира в жк светлый 44.6 кв метров
  • 19.06.2024. Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре.
  • Услуги автокрана 89179171171
  • Ассаляму алейкум уа рахматуллах уа баракатух. Кукмара р-ны Тубэн Оскебаш авылында ой сатыла. Бик матур жирдэ урнашкан. Умартачылык б.н шогеллэну очен менэ дигэн урын. 89179341809
  • Балалар эчен, 0-3 яшькэ кадэр,Коляска Адамекс 2в1 сатам. КАЗАН КИРЭК БУЛСА КИТЕРЕП КИТЭБЕЗ.89957664503
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
Архив
 
26.02.2011 Милләт

«Галим-голямалар да килгән иде»ме, әллә Без кыланырга яратабызмы?

Әлеге мәкалә “Татарстан хәбәрләре” газетасында 1994 елда басылып чыккан. Мөхәммәт аганы борчыган вакыйгаларга инде 17 ел гомер узган. Әмма, кызганычка каршы, язмада кузгатылган проблемалар юкка чыкмады гына түгел, тагын да куркынычрак төсмер алды. Әгәр дә Мөхәммәт Мәһдиев исән булып, бүгенге газета-журналларга күз салса, татар радио-телевидениесендә ничек сөйләшкәннәрен ишетсә, бүгенге җырларны тыңласа, аның йөрәге бу хәлләрне күтәрә алмас иде, мөгаен.

Матбугат ни өчендер, соңгы бер елда минем мәкаләләремне тунап, кыркып бастыра башлады. Мин моңа бик рәнҗим. Телебез харап булып ята бит, ә мин тел галиме булмасам да, телебезнең алакъ-шалаклыгына борчылып мәкаләләр язам – шуларны туныйлар.

 

Бер журналист яза: “Бу җыелышка галим-голямалар да килгән иде...” Стоп! “Галим-голяма” – бу инде “галимнәр” мәгънәсен бирә, ягъни, күплек санны. Димәк, әлеге иптәш фактта болай яза: “Галимнәр дә килгән иде”. Алай ук ярамый бит инде! Журналистика факультетыбыз бар, татар факультеты бар мәшһүр Казан университетында! Голямалар дип әйтергә ярый, әмма галим-голямалар дип әйтү – грамотасызлык.

 

Минем әллә ничә мәкаләмнән газета редакторлары сызып ташлый торган бер фикерем бар: “шәт” сүзен дөрес кулланмыйлар. Бер иптәш яза: “Шулай булмаса, ник соң халыкны алдап, ул референдумны үткәрдек? Шәт, шулай икән, гимныбыз да телсез булырга тиеш түгел”. Стоп, стоп! “Шәт” – шаяд, бәлки киләчәктә булыр мәгънәсендә генә кулланыла бит...

 

Без, милли телне көчәйтәбез дип, хәзер “Рәсәй” дип язабыз, әмма Тукай, Ибраһимовлар Русия, Россия дип язганнар. Ф.Әмирхан “адрес” дип язган (француз теленнән), ә без милли булабыз дип “әдрис” сүзен кулланабыз. Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Тукайлар шул дәрәҗәдә дә милләтне кайгыртмаган икән инде! Без инде “барысы” дигән саф татар сүзен гарәпнең “җәмгысе” дигән сүзе белән алыштырдык. “Җәмгысе унике комбайн эшли бүген колхоз кырында...” Уф, косасы килә... Аның бит инде комбайны да татар сүзе түгел, колхозы да! Нигә кадими мәдрәсә стиленә күчәргә?

 

“Әүвәл алдым биш куян тиресе, аннан соң җиде куян тиресе. Җәмгысе ничә тире була?” Кадими мәдрәсәнең беренче сыйныфында хисап дәресендә әнә шулай сөйләнгән...

 

Без хәзер төрекләшергә омтылабыз, төрекләр исә европалашырга омтылалар. Алар газета-журналларында груп (төркем), проблем (проблема) сүзләрен иркен кулланалар. Нәкъ сәүдә, сәнгать өлкәсендәге кебек инде: АКШта порнографик фильмнарны экранга чыгармыйлар икән, без исә аларны сатып алабыз. Без чит ил аракысын эчәбез (шешәсе матур), Европаның үзендә исә боларны авызга да алмыйлар икән.

 

Әйе, без кыланырга яратабыз. Бу безнең күңелебез хәерче булудан килә. Бу – безнең бәлабез...

 

Элек “олы” дигән сүзебез бар иде: олы яшьтәге кеше, олы гәүдәле кеше һ.б. Хәзер ул сүз бетте, аның урынын “олугъ” сүзе алды. Ләкин бит, пәри башка, җен башка... Тукай исә бу сүзне теләсә кемгә карата түгел, ә бик абруйлы кешеләргә карата гына куллана:

 

– һәр олугълар эшләгәнлектән олугълыклар таба...– ди ул.

 

1913 елгы Романовлар юбилеен да шагыйрь “олугъ юбилей...” дип атый. Чыннан да, дәүләткүләм зур бер вакыйга була бу. Әлеге юбилей көннәрендә рус матбугаты (хәтта, карагруһ матбугат та) татар халкының Россия тарихында Тукай әйткәнчә, “бер дә тапсыз көзге” икәнен танырга мәҗбүр була (бу турыда минем архивымда байтак чыганак-мәгълүмат тупланган). Әнә шул яктан гына караганда да бу юбилей “олугъ” бер вакыйга була. Тукай “олугъ” сүзен теләсә кемгә карата кулланмый, әмма Мәрҗани кебек шәхесләр турында язганда бу сүзне файдалана: “Олугълыкта, өстенлектә Шиһаб хәзрәт этләр буе җиталмаслык җиргә кичкән”, – дип яза.

 

Хәзер исә, бу сүзне тузган ике тиен урынына йөртәләр: йәнәсе, милли. “Олугъ нефтьче”, “олугъ тегүче”, “олугъ токарь” һ.б.

 

Юк, болай ярамый, сүзнен “градусын” бетерергә ярамый. Журналистлар нәрсә карый? Казан университетының журналистика, татар филологиясен тәмамлап, газета-журнал идарәләрендә эшләп яткан дипломлы филологларыбыз нәрсә карый?

 

“Шәһри Казан” газетасы яза: фәлән-фәлән хәтле “ут-күз чыкты” ди (1994, 16. IV саны).

 

“Ут-күз” ул фәлән санлап чыкмый. “Ут-күз” төшенчәсе аерым бер очракны күздә тотмый, ул, “ир-ат”, “мал-туар”, “кыз-кыркын” дигән кебек, гомумиләштерә. “Фәлән авылда фәлән көнне ут-күз чыкты” дип әйтелми, “фәлән авылда фәлән көнне янгын булды, ут чыкты” диелә. “Ут-күз” – ул гомумиләштерү һәм бу гомумиләштерелгән сүз янгын чыкканчыга хәтле хәлләргә карата кулланыла:

 

– Ут-күздән Ходай үзе сакласын, – диелә.

 

Бу гыйбарәнең тарихи тамыры бик тирәндә, моны аңлатырлык гыйлем миндә юк...

 

Бүлек редакторлары да бик үҗәт. Мин “телефон чылтырады” дип язам, алар мине менә өч дистә ел инде төзәтеп киләләр: “шалтырады”. Шалтырый бит йортта табак-савыт (ир белән хатын үзара аңлашканда; каенана белән килен тату булмасалар һ.б.). Урыныннан купкан такта, койма, түбә шиферы давыл вакытында шалтырый; ватык, какшау арба тигезсез юлда ат чапканда шалтырый. Әмма телефон аппаратының эчендә затлы сыйфатлы металлга затлы сыйфатлы металл бәрелә. Бу инде һич тә такта арбасы шалтыравы түгел, ә “чылтырау” гына була ала. Руста бит шулай: “колокольчики звенят”.

 

“...Йөз гарип, ятим балага нигъмәт өләште” дип яза берәү (“Ш.К.” 20. IV.1994) Ә нигә ашамлык, ризык кына димәскә? Ул юл белән китсәк бит ашамлыклар кибетен “нигъмәтләр кибете” дип атап йөртергә кирәк. Моның белән алга китеш булырмы?

 

Мин инде ничәмә-ничә еллар буе тукып киләм: газетада “фәлән колхоз” дип кенә күрсәтү укучыга берни дә бирми. Менә, мәсәлән, газетада бер рәсем: Арча районы “Октябрь” колхозы уңганнары. Бу минем өчен ноль информация. Бу колхозга кайсы авыл кергәнен мин белмим. Нигә инде шушы иске трафареттан котылмаска? Милли авылларыбызны шулай октябрь, ноябрь, декабрь дип мәсхәрә итәбез түгелме соң?

 

Хәзер корректорлар үз эшләренә бик җавапсыз карыйлар булса кирәк. Шулай булмаса мондый хата китәр идемени?

 

“1922 ел. Шәехзадә Бабич «Аң» журналының 15 нче санында “Газазил” поэмасын бастыра”.

 

Мин моны автор хатасы дип санаудан бик ерак торам (“В.Т.”, 15.IV. 1994). Бу – һичшиксез, корректорлар хатасы. Әлбәттә, бүлек мөдире дә моны күрергә тиеш иде. Беренчедән, “Аң” журналы октябрь фетнәсеннән соң озак яшәми, ябыла. Фетнә исә 1917 елда була. Икенчедән, Ш.Бабич 1919 елда ук большевиклар тарафыннан атылган. Өченчедән... бу материалны карап, редакцияләп, хәрефләр төзәтеп утырган егет-кызларны университетта биш ел буе мин дә укытканмындыр. Димәк, начар укытканмын, начар галим булганмын. Әнә бит, миндә укыган талантлы яшь бер журналист Тукай шигырен ватып, җимереп өзек китерә:

 

Күктә ниләр булмас диген

 

Иксез-чиксез күк бит ул...

 

(“Ш.К.”, 23.IV.1994)

 

Ипи белән ант итәм. Тукайда мондый строфа юк. Мондый ватык арбаны Тукай беркайчан да тартып йөрмәгән. Тукайда бу юллар бөтенләй башкача, төзек, тигез, җырлап тора. Моны мәктәп баласы да яттан белә...

 

“Йолдызнамә”нең татарча исеме «Талигъ» дип яза бер иптәш (“Ш.К.”, 23.IV. 1994). Инде үзебезнең “йолдыз” сүзеннән дә баш тартыйкмы хәзер? Кая барабыз без? Милли телебезне тазартабыз дип, аны үтерүгә таба юл алдык. Хәзер радио-телевидение тапшыруларында да контроль бетте. Мин яраткан җырчы туташ болай дип җырлый:

 

“Кемнәрнең кулында мәхәбәт ачкычы...” Радиода шуны кабул итәләр, шуны уздыралар. Безнең милләтнең теле хәзер мәзәк хәлендә. Мәзәк исә мондый: авылга практика узарга ветеринария институтыннан бер кыз килә. Килеп квартирага урнашуга эш табыла моңа. Хуҗа хатынның сарыгын көтү кайткан арада бер сыер сөзгән, күзен чыгарган, бугазыннан кан килә икән. Хуҗа хатын әлеге “мал врачыннан” ярдәм сорый, мөлдерәп карап тора. Шунда... теге кыз сарыкны егып, муенына жгут сала. Кан туктый. Хәер, сарык та үлә.

 

Без – журналистлар (мәкаләләрем күп чыгып торгач, мин инде үземне дә журналист дип атарга кыючылык итәм) бүген әнә шул кызый – “мал врачлыгына” укып йөргән студентка ролен үтибез. Шулай булмаса, “галим-голямалар да килгән иде”, “ут-күз күзәтелде”, “фәлән җинаятьче тоткарланды” дип язмас идек. “Мәхәбәт” дигән сүзне эфирга чыгармас идек. “Октябрь” колхозы уңганнары дип язмас идек. Бу хәлләр безнең коллыктан котыла белмәвебезне күрсәтә. Аннан, коллыктан котыла белергә дә кирәк бит әле.

 

И-и-и... Галимҗан Ибраһимов хикәясендә әйтелгәнчә, “бәхетле булсак, бәндәгә-бәндә булмас идек” инде. Бу хәл үзен гел сиздереп тора...

 

Апрель, 1994.


Мөхәммәт МӘҺДИЕВ
Татарстан яшьләре
№ 23-24 | 22.02.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»