поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.12.2022 Мәдәният

Рифат Фәттахов: «Яңа татар җыры»на быел әзрәк, әмма сыйфатлырак җырлар килде (ФОТО)

«Яңа татар җыры III» бәйгесенә быел узган елгыдан әзрәк җырлар килсә дә, сыйфат ягыннан яхшырак булганнар. Бу хакта матбугат очрашуында конкурсның генераль продюсеры Рифат Фәттахов әйтте.

"Беренче елны - 350ләп, узган ел - 249, быел конкурска 200 җыр килде. Саны кимрәк булса да, сыйфат ягы яхшырды. Арада танылган авторлар - Илгиз Закиров, Дилә Булгакова, Гүзәлия һәм бөтенләй билгеле булмаган авторлар бар. Конкурста яшь буенча һәм географик чикләүләр юк. Иң яшь катнашучы - Мөслимнән 15 яшьлек Ильвир Габдрахманов, иң өлкәне - 92 яшьлек легендабыз Мәсгут Имашев», – диде Рифат Фәттахов.

Продюсер сүзләренчә, быел онлайн форматта катнашу мөмкинлеге дә булган. Патриотик тема өстенлек иткән, дип яза "Татар-Информ" МА.

Конкурсның жюри рәисе Разил Вәлиев җырларның ничек сайланып алуы турында сөйләде.

"Конкурсның төп максаты - халыкка кирәкле җырларны сайлап алып, тамашачыга җиткерү. Жюри рәисе буларак, беренче чиратта шигыренә игътибар итәм. Ул чыннан да шигырьме, шигырь таләпләренә җавап бирәме? Татар музыкасымы, анда яңа ноталар бармы, җырның сүзләре аның музыкасына тәңгәл киләме? Шуларның бөтенесе дә туры килсә генә бу җырны тәкъдим итәбез», – диде Разил Вәлиев.

Язучы конкурста катнашучы авторлар өчен мастер-класс үткәрү теләге булуын да җиткерде. «Авторларның күбесе әле башлап кына иҗат итә. Аларны бергә җыеп, шагыйрь һәм музыка белгечләрен җәлеп итеп, мастер-класс үткәреп булыр иде. Шушы 200 җырның берничәсе халкыбызның музыка хәзинәсенә кереп кала икән, бу инде бик әйбәт”, – ди Разил Вәлиев.

«Яңа татар җыры» бәйгесенең гала-концерты “Пирамида”да 18 мартта узачак.

 


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»