поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.12.2022 Әдәбият

Урман юлында (ДӘВАМЫ)

Көзен караңгы тиз төшә. Күзләргә эленгән йокы пәрдәсен үгезләр мышнавы, арба тәгәрмәчләре шыгырдавы ерта. Ике туган, бер-берсенә елышып, сөйләшеп туялмыйлар.

Дәвамы. Башын монда укыгыз.
 
3нче бүлек
 
- Минем хәбәрсез югалганымны белгәч, кыен булгандыр инде... Бигрәк тә инәйгә. Ул бит мине бик ярата иде. Хәтерлисеңме, күрше Го¬мәр белән гел аның янында бө¬те¬релә идек. Ә әтәй ачулана: “Си¬ңа, малай актыгы, кыз булып туарга иде”, - дип еш әйтә иде.
- Әйе, Рәхимҗан абый, инәйгә кыен булды. Янында без булсак та, таянычым өзел¬де, дип елый иде. Баштагы вакытларда әтәй, үз эченә бикләнгән кебек, дәшмичә йөр¬де. Бакчага чыгып китә дә, умарталары, җимеш агачлары белән сөйләшеп, үз-үзенә юаныч табып йөри иде. Соңга таба, инәй сине сагынып, ки¬гән күл¬мәкләреңне кочак¬лап елый башлагач, ачуланды, чирлисең бит инде, булды, өзлегерсең дип тә карады. Ән¬кәй тәмам саташа башлагач, Куйбышка алып китте, табибларга күрсәтте. Ул бик озак больниста дәваланды, Аллага шөкер, үз хәленә кайтара алдылар. Без дә инде аны төрлечә юатырга тырыштык. “Хәбәрсез югалган - үлгән дигән сүз түгел ул! Ул хәтле өзгәләнмә, менә күрерсең, көн¬нәрдән бер көнне кайтып керер әле”, - дип әйтә идек. Менә бит сүзебез ничек рас килде!
- Әйе, сеңелем, Аллага  шө¬кер, исән-сау, аяк-кулларым исән, гөрләтеп яшәп китәрбез әле менә. Сине авылның менә ди¬гән егетенә кияүгә бирербез...
- Хәзер менә, ашык-пошык  чыкканнар, ди, берәүләр, үзең өйлән, яме, - дип Мәрзия битен яшерде.
- Өйләнермен сеңелем, мин дә өйләнермен, насыйп булса. Ә-ә-нә, күрәсеңме, Мәрзия,  Ярмәгебез дә күренәинде. Йөрәгем күкрәгемә сыймый, күп калмады инде, кайтып та җитәбез бит. Иххх!.. Шаулап аккан Суыксуны гына кичәбез дә кайтып җиттек дисәң дә була. Сеңелем, елга буенда туктат әле үгезләрне. Суыксуның салкыны басмасмы икән йөрәк ярсуын, битемне юып алыйм әле... 
 
Рәхимҗан, кулларын як-якка җәеп, мөлдерәп аккан күз яшьләренә ирек куеп, җан авазы белән кычкырып җибәрде.  Туган җирен чиксез сагыну хисләре, йөрәк әрнүләре, нахакка кимсетелүләре, коллык ачысы - барысы да сыйган иде аның шушы үкерүенә...
- Эх, туган ягым! Күпме көт¬тем бит мин бу көнне!.. Күпме хыялландым үз йортыма кайтып керергә! Өметләрем тәмам өзелеп, үлем белән көрәшеп яткан мизгелләрдә дә сине сагыну, туфрагыңа тезләнеп, ба¬шымны ию теләге яшәргә көч бирде. Бүген галәмдә иң бәхетле кеше - мин! Рәхмәт, кодрәт иясе, туган җирем туфрагына аяк бастырганың өчен, мең рәхмәт! Бүген күрдем, торналар тезелешеп җылы якка  очып киттеләр, алар да бит, минем кебек, туган-үскән ояларын сагынып, кире әйләнеп кайтачак¬лар. Исән-сау кайтыгыз, кошкайларым, дип карап калдым...
Мәрзия дә, яшьле күзләрен сөртә-сөртә, абыйсының иңнә¬ренә килеп сарылды:
- Абый, әйдә, кузгалыйк, без¬не өйдә көтәләр, үгезләрне кайтарасым, ягулык-майлау материалларын складка тапшырасым бар.
- Әйе-әйе, сеңелем, әйдә, куз¬галыйк, күп калмады инде, күбен үткәнне, әзенә генә тү¬зәрбез. 
 
Юлчылар бригад йортына җиткәндә, Әхәт җизни маллар тирәсендә йөри иде. Бал¬дызының озаклавына эче пошып, кулларын каш өстенә куеп, инде ничә тапкыр Кләүле юлын барлады да тагын эш белән мавыгып китте, шулай итеп юлчыларның кайтуын сизми дә калды. Аны уйларыннан Мәрзиянең шат тавышы айнытып җибәрде.
- Әхәт җизни, без кайттык, тик мин үзем генә түгел!
- Бик әйбәт булган, балдыз, бик әйбәт булган. Бәрәкалла, әллә инде ыстансадан солдат алып кайттыңмы? Кем баласы ул, кемнән сөенче алыйк? 
- Яле, җизни, якынрак килеп кара әле, таныйсыңмы?
- Сугышта алган контузиядән соң күзләр начарайды шул... Син кем улы соң, солдат?
- Әхәт җизни, бу бит мин – Рәхимҗан. 
 
Әхәт, үз күзләренә үзе ышан¬магандай, башын селкеп, күзләрен сөртеп алды да солдатны кочаклады. Озак кына аркасыннан кагып торды, яшьле күзләрен күрсәтергә теләмәде бугай. Аннары Рәхимҗанны бер - читкә этеп, бер - үзенә тартып:
- Сөбханалла! Рәхимҗан! Кай¬неш! Билләһи танымадым. Исән-саумы? Менә бит, исән кеше бер кайта инде ул! Ал¬лаһының рәхмәте, исән-имин, үз аякларында! Әйтә килдем мин әбигә: “Рәхимҗан  хәбәрсез югала торган егет түгел, кайта ул, кайта”, - дидем. Каяле, әйдәгез, куандырыйк картларны. Алай да, мин алданрак барып, әбиләрне әзерләбрәк торыйммы әллә? Сине күрүгә әби¬нең йөрәгенә авыр булмасын, исәнлеге какшабрак тора бит.
Дөрестән дә, әнкәйнең чир¬ләп китүе мөмкин. Син, җизни, ал¬данрак барып картларны әзер¬лә, ә без Мәрзиянең эш¬лә¬рен төгәлләп, соңрак кайтырбыз...
 
4нче бүлек
Әхәт, ашыга-ашыга, бабалары йортына таба юнәлде. Юл буе башында мең төрле уй бөтерелде. Ничек итеп картларга бу хәбәрне җиткерергә? Артык шатланудан  әбисенең чире кузгалып китмәсен иде бит. Бабаларына барып җиткәнче уйларының очына чыга алмады ул. Аптырагач, ни булса - шул булыр дип, капка келәсен күтәрде. Ишегалдында йөгереп йөргән кош-корт, җил-җил атлап кергән Әхәткә юл биргәндәй, тирә-якка сибелделәр. Юкәле тау артына тәгәрәп төшеп баручы кояш соңгы нурлары белән ишек-тәрәзәләрне иркәләде. Әйтерсең лә йортыгызга шатлык килә, каршы алыгыз дип, картларны чакыра. Сап-сары итеп ышкып юылган баскыч төбендә аяк киемен салып, оекбашларын каккалап, Әхәт өй эченә узды, көр тавыш белән сәлам бирде.
- Әссәләмүгаләйкүм, бабай, керергә ярыймы? Әби, хәлләрең ничек, чирләмисезме?
- Аллага шөкер, кияү, уз әйдә, уз! Син килергә булгангадыр инде, песиебез иртәдән бирле ишеккә карап битен юа, аяк астында бөтерелә, ишек качагын тырный. Югыйсә, ерактан кунак та көтелми... Хәерлегә булсын инде. Бүген төшемдә Рәхимҗан улымны күрдем, кайтып кергән дә имеш: “Инәй, самоварың кайнаганмы?” - дип сорый. “Улым, самоварым да кай¬наган, көлчәләрем дә пеш¬кән, хәзер атаңнаң кәрәзле бал кистерәм”, - дим икән. Әллә балакаем кайта инде, иртәдән  бир¬ле үземә урын таба алмыйм, эчем поша, ә күңелем җырлый. Сугыш беткәч, хәбәрсез югалганнар да кайткалады бит. Өметсез шайтан гына, диләр, көтәм улымны, кайтыр, Аллаһы кушса, төшләремә юкка гына кермидер.
 
Әхәт четерекле мәсьәлә шулай ансат кына чишелер дип көтмәгән иде. Картларның әле  берсенә, әле икенчесенә карап:
- Әби, әйтик, менә хәзер Рә¬химҗан кайнеш кайтып кер¬сә, нәрсә эшләр идең?
- Кияү, син нәрсә, безне сынамакчымы, әллә мыскыл итү¬еңме? Рәхимҗан улымның хә¬¬бәрсез югалу хәбәрен үзең алып кайттың бит!
- Бабай, син кызма әле, мин сезне хөрмәт итәм, мыскыл итү минем уемда да юк.
Кинәт урам яктан ниндидер дөмбердәү, шаулашкан тавышлар ишетелде, авыр сулап, урам капкасы ачылды. Ише¬галдына берничә милиция хезмәткәрләре керә башлады, калганнары йортны урап алдылар. Өй эчендәгеләр, аптырашып, бер-берсенә сораулы караш ташладылар. Иң беренче Зәйтүнә карчык телгә килде.
 
- Болары кемнәр инде та¬гын? Нәрсә кирәк икән ми¬ли¬сиягә бездә, ә, кияү?
- Борчылма әби, хәзер, белербез.
Әхәт болдырга чыгып, ке¬рү¬челәргә каршы басты. Милиция хезмәткәре: “Исәнмесез, иптәш. Ризатдиновлар бу йортта торамы?”
Артыннан чыккан карт¬¬ларны алгарак этәреп, Әхәт: “Әйе, иптәш өлкән лейтенант, бу аларның йорты, бусы өй хуҗасы Әхмәдулла Ризатдинов, ә янында аның карчыгы Зәйтүнә Ризатдинова”, - диде.
- Ә сез кем буласыз?
- Мин аларның кияве - Әхәт Садриев, “Большевик” колхозында атлар, үгезләр караучы булып эшлим.
- Ә Ризатдинова Мәрзия кем ул?
- Мәрзия хуҗаларның кече  кызлары, тиздән кайтып җи¬тәргә тиеш. Әнә, үзләре дә капкадан кереп киләләр. 
Бөтенесе дә керүчеләргә та¬ба борылдылар. Зәйтүнә карчык, аптыраган кыяфәт белән, Әхәтнең җиңеннән тартты:
- Кияү, нигә килгәннәр соң милисияләр?
- Мәрзияне сорыйлар, әби.
- Әстәгъфирулла, ул бала нәрсә эшләгән инде? И Аллакаем!..
Зәйтүнә, яулык очы белән авызын каплап, елап та җи¬бәрде.
- Соңгы баламны да алып китеп, харап итәләр инде! Әй Аллам, нишләде бу дөнья!..
- Туктале, әби, тынычлан, юк¬ка елама. Бәлки сораулары бар¬дыр балдызга, сорарлар да китәрләр. Әнә Мәрзия үзе дә кайтып керде, ниндидер солдат та бар янында.
 
Зәйтүнә, канатланган кош ке¬бек, капылт кына утырган урыныннан сикереп торды да керүчеләргә каршы атлады.
- Кая, нинди солдат, кем ул? Рәхимҗан улым түгелме?
Өзгәләнеп балалары каршына атлаган ананың юлына милиция хезмәткәре аркылы төште һәм урыныннан кузгалмаска дигәнне аңлаткан ишарә ясады. Шулвакыт аларның күз¬ләре очрашты: бер якта - биш ел буена сугышта югалган улын көткән ана, ә икенче якта - үзенең хәрби бурычын үтәүче хөкүмәт хезмәткәре. Яшь милиционер, ничек кенә усал булырга тырышса да, сагыштан тилмергән әрнүле ана карашына каршы тора алмады. Күзләрен аска төшереп әкрен генә: “Урыныгызда калыгыз, зинһар, үтенеп сорыйм...” - диде. Шул сүзләрне ишеткәч, Зәйтүнә урынына барып бас¬ты. Әрнүле күзләрен карты Әхмәдуллага төбәп: “Нәр¬сә була инде бу, атасы, ә? Үз балаңны каршы алырга ярамый, имеш!..”
- Син, карчык, менә монда уты¬рып кына тор, аттан алда арба йөрми ул, сабыр бул, әнә Мәрзия, хәзер барын да белербез. 
Шатлыгы эченә сыймаган Мәрзия капкадан атылып кергән иде, әмма каршысында пәйда булган милиция хезмәткәрләрен күргәч, сөмсере коелып төште. Шулай да, карашын әти-әнисенә төбәп, кыяр-кыймас: “Әтәй, инәй, Рәхимҗан абый кайтты, ул исән-сау. Абый, уз әйдә, өйгә кер”, - диде.
 
Ләкин Рәхимҗан капкадан узуга, аның ике ягына кулларына пистолет тоткан ике милиционер килеп басты. Болдыр ягыннан өлкән лейтенант та килеп җитте, Рәхимҗанга текәлеп:
- Сез кем буласыз инде? Документларыгызны рәхим итегез, тик шаярмагыз, кисәтүсез атачакбыз.
- Иптәш өлкән лейтенант, мин Ризатдинов Рәхимҗан, шу¬шы йортта туып-үскән кеше. Мин 1941 елда аңсыз килеш пленга эләктем, биш ел конц¬лагерь газаплары уздым, үзе¬безнең гаскәрләр азат иткәч, бер ел Себердә урман кистем. Кайтып килүем, менә документларым.
- Сөйләвен бик матур сөй¬лисең, Ризатдинов. Тик ме¬нә өс-кыяфәтеңә караганда, син качкынга охшагансың.
- Кайтканда кырынырга җае чыкмады, иптәш өлкән лейтенант. Хатамны таныйм, хәзер төзәтәм мин аны. Сакал кыру - ул урман кисү түгел.
- Ничек карыйсың бит аны, Ризатдинов. Бәлки сиңа кырынып торуы да кирәкмәстер.
- Ничек инде кирәкмәстер? Мин сезне аңламыйм.
- Син аңламасаң, башкалар аңлаганы җитәр. Әйдә, киттек!
- Иптәш өлкән лейтенант, рөхсәт итегез белешергә.
- Нәрсә турында?
- Мине кая алып китәсез?
- Башта Камышлыга, ә аннан күз күрер, әйдә, атла!
- Иптәш өлкән лейтенант, минем сезгә бер үтенечем бар.
- Нинди үтенеч инде тагын?
- Иптәш өлкән лейтенант, миңа әти-әнием белән кү¬ре¬шергә рөхсәт итегез, үте¬нәм сездән. Без бит 5 ел кү¬решмәдек, ә, иптәш өлкән лейтенант?..
- Ризатдинов, не положено!
 
Зәйтүнә, әкрен генә килеп, өлкән лейтенантның бе¬лә¬генә кагылды һәм өмет тулы күзләрен милиция хез¬мәт¬кә¬ренә төбәп: “Улым, рәз¬реши, ә?..”- дип эндәште. Өлкән лейтенант, кырыс булса да, ана үтенеченә каршы тора алмады, коры гына : “Сезгә 5 минут вакыт!” Шул сүзләрне ишетүгә, Рәхимҗан әнисенә таба ыргылды һәм, каршысына тезләнеп, башын анасының итәгенә куйды.
- Инәй, инәй бәгърем, мин кайттым, мин исән, елама, инәй, тынычлан, барысы да яхшы булыр, минем бернинди дә гаебем юк! Вөҗданым чиста,  илем, халкым алдында намусым саф, мине озак тотмаслар, тикшерерләр дә җибәрерләр.
- Улым, балакаем, исән бит син, исән!.. Я Раббым, шушы көнне дә күрергә насыйп булыр икән! Аллакаема мең шөкер! Атасы, Әхмәдулла, күр инде, улыбыз кайтты бит!
- Тор, улым, гаебең булмаса - горур бас!
- Газизләрем, туганнарым, сезнең алда да, илем алдында да бер гаебем дә юк, ышаныгыз миңа, мин тиздән әйләнеп кайтырмын, көттермик үзләрен. Иптәш өлкән лейтенант, рәхмәт сезгә, әйдәгез, мин әзер. Коралларыгызны яшерсәгез дә була, мин качып йөрер өчен үтмәдем бу авыр сынауларны, туган нигезем, илем, ата-анам хакына барысына да чыдадым, түздем, иптәш өлкән лейтенант!
- Башкаларга караганда үзең¬не бик кыю тотасың әле, Ризатдинов. Менә Камышлыга баргач бу кыюлыгың юкка чыгар әле.
- Ә нигә алай дип уйлыйсыз, иптәш өлкән лейтенант?
- Баргач белерсең.
- Еламагыз, әтәй-инәй, менә күрерсез, мин иртәгә кайтып җитәчәкмен!
 
Берни дә аңламаган туганнары Рәхимҗанны озата чыктылар, ниндидер аң¬ла¬шыл¬мау¬чылык аркасында өй бусагасын да атлап керергә өлгермәгән  улларын тагын алып китеп баралар... Тик ана йөрәге бу юлы тыныч иде, шашынып өз¬гәләнмәде, чөнки улы, йөрәк парәсе, исән-сау кайтып күзенә күренде.
Зәйтүнәне уйларыннан Мәр¬зиянең ачулы тавышы аралады.
- Бу Степан дәдәйнең генә эше. Ул хәбәр иткән! Абыйның ягулык склады янында арбадан төшүен ул гына күрде! Әле хәлемә керә, шатлык уртак¬лашкан була имеш! Икейөзле бәндә, кара син аны!.. Шатлыгыбызны кара сөремгә төрде, имансыз җан...
- Нинди Степан дәдәй ул, балдыз?
- Теге инде, Кләүледәге ягулык склады хезмәткәре, тыл күсесе!..
- Әх ул төртенгән чуашны! Келәүлегә баргач, күрсәтәм әле мин ул тыл күсесенә! Күпме газап күреп кайткан кешене туган өе бусагасыннан да кертмәде бит, ә?
- Син, кияү, дөрес сөй¬лә¬мисең. Ул үз өстеннән бурычын төшергән, әллә дошман, әллә дус дигәндәй, шикләнгәндер...
- Син бабай, нәрсә сөй¬ли¬сең? Сөйләгәнеңне кола¬гың ише¬тәме?.. Ничек инде кайнеш дошман булсын?
- Кияү, аның маңгаена бу солдат Рәхимҗан, ул дошман түгел, тоткынлыктан кайта дип язылмаган. Тынычланыйк та өйгә кереп шатлык чәе эчик, улыбыз исән, кайтты. Ә мин иртән ат җигеп Камышлыга барырмын, барын да белешеп, улымны  да алып кайтырмын. Син дә, Зәйтүнә, балавыз сыгуыңны туктат. Рәхимҗанның гаебе булмаса, нишләтеп яткырсыннар анда, колхозда эш¬челәр җитми, тикшерерләр дә җибәрерләр.
Әхмәдулланың сүзләреннән соң Зәйтүнә бераз тынычлангандай булды. Аның күңеленә өмет, ышаныч иңде. Өйгә кереп чәйләп алгач, кияүләрен озатып, йокыга әзерләнә башладылар.
 
...Көзге төн инде җиһанга ху¬җа булып өлгергән, иртән-иртүк колхозның бетмәс-тө¬кән¬мәс эш¬ләренә чыгып ки¬тәсе бар. Озын юл, шатлык-сөенечләрне күмеп киткән хәс¬рәт-тетрәнүләр Мәрзияне тәмам изде, кыз яту белән тирән йокыга талды. Гомере буе туры һәм хак сүзле Әхмәдулла гомер иткән хатынын юатырга сүзләр эзләде, тик кирәклесе табылмады. Күпме генә сабыр булырга тырышса да, ата йөрәге дә таш түгел. Яткач та йокы кермәде: Рәхимҗан... Өмет йолдызы... Ни хәлдә икән балакай?.. Баламны исән-сау кайтарсыннар иде, яңадан ачы хәсрәтләр күрергә язмасын иде…
 
АХЫРЫ БАР
 

Илшат ГАЛИМОВ
Бердәмлек
№ --- | 19.12.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»