поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.12.2022 Язмыш

Табиблар "Бала үлем хәлендә", диде

Бәла сорап килми һәм беркемне дә аямый. Ул кеше тормышына төрле чир, якыннарыңны югалту, бәла-каза булып килә һәм язмышларны челпәрәмә китерә...

Кояшлы яз көннәренең берсендә 2010 елның 30 мартында Баулы районы Исергәп авылында яшәүче Чулпановлар гаиләсендә Самира исемле матур кыз дөньяга килә. Кызчык әкияттәгечә ай үсәсен көн үсеп, тугыз ай дигәндә, тәпи йөреп китә. Тора-бара кайгыга тарырбыз дип башларына да китерми Гөлназ белән Руслан Чулпановлар. Көтмәгәндә 2020 елның сентябрендә Самирага иммун тромбоцитопения (шулай ук бу авыруны тромбоцитопеник пурпура дип тә атыйлар) дигән диагноз куялар. 
 
— Сайлаулар вакытында мин комиссия әгьзасы идем, сеңлемне балалар белән калдырып киттем, —  дип сөйли Гөлназ апа үзе. — Ә ул Самираның тәнендә барлыкка килгән күгәргән эзләргә игьтибар иткән, кыйналганга да ошамаган. Төсләре дә сары, яшел, кызгылт. Шул вакыттан бирле хастаханә юлын таптый башладык. Күп төрле анализлар бирдек, тромбоцитларның күрсәткече төшеп беткән, җидегә генә калган. Ә сау-сәламәт кешенең ул 400гә якын була икән. Табиблар "Бала үлем хәлендә", диде. Тиз арада республика балалар клиник хастаханәсенә салдылар. Бик озак төгәл диагноз куя алмадылар. Төрле консилиумнар җыелды, килешле дарулар эзли башладык. Әмма дәвалануны өзмәделәр. Тагын бер елдан соң скайп аша Рогачев исемендәге Телемедицина консультациясенә чыгып Самирага иммун тромбоцитопения дигән диагноз куелды. Республика балалар клиник хастаханәсенең гематология һәм иммунология бүлегендә дәваланды. Бала өч ел дәвамында хастаханәдән чыкмады диярлек, керә-чыга, чыга-керә. Алда тулы билгесезлек. Элтромбопаг дигән дару билгеләделәр. Ул бик кыйммәтле. Үз көчебез белән аны Төркиядән, Санкт-Петербургта яшәүчеләр аркылы кайтарта идек. Баланы яшәтер өчен ниләр эшләмәссең. Әмма ул безгә булышмый башлады. Шуннан соң икенче бер препарат - револейд дигәнне билгеләделәр. Аны да чит ил аша кайтартырга, яисә безнең ил җитештерүчеләре аша эзләргә. Бераздан аның тәэсире дә кимеде. Шуннан соң табиблар алга таба дәвалану өчен «Энплейт» препаратын киңәш иттеләр. Үз көчебез белән генә әлеге кыйммәтле даруларны алып бетерә алмыйбыз. Аны Самирага атна саен, һәр дүшәмбе кулланырга кирәк. Бер препаратның бәясе 44мең. Әлеге дару аркасында гына безнең балабыз яши ала. 
 
Чулпановлар гаиләсе сезнең белән безнең ярдәмгә мохтаҗ. Татарстанлыларга ярдәм кулы сузуларын үтенеп, гомумән, чит кайгыга битараф булмаганнарга мөрәҗәгать итәбез. 
 
Акчалата ярдәм күрсәтергә теләүчеләр аны  Гөлназ Чулпанова исеменә теркәлгән Ак Барс Банк картасына күчерә ала: 8939 334 56 18.
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 19.12.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»